Мөслим-информ

Тузганак турында

Тузганак – чүп үләне. Ул тирәнтен эшкәртелмәгән урыннарны басып ала. Тузганак күпчелек очракта күпьеллык үләннәр арасында үсә.

Тузганаклар болытлы көнне яки дымлы һавада йомылалар. Алар, серкәләрен дымнан са­клау өчен, яшел касәсенә сары чәчәкләрен яшерә.

Тузганак һәр көнне иртәнге сәгать биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла.

Бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тузганак тамырларыннан эчемлек ясап эчкән. Ул тәме белән кофега охшаган була.

Италиядә рестораннарда тузганактан төрле ризыклар пешерәләр һәм кибетләрдә дә әлеге “сары кояшлар” белән сату итәләр.

Тузганакның орлыклары 100 км очып барыр­га сәләтле.

АКШның Огайо штатында май аеның бе­ренче шимбәсендә тузганаклар көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне кешеләр өс-башларын тузга­наклар белән бизиләр һәм “сары кояшлардан” әзерләнгән тәм-томнардан авыз итәләр.

Бельгиянең Ои шәһәрендә тузганак чәчәкләреннән сыра әзерлиләр.

Кавказда – куе кызыл, Тянь-Шанда аксыл шәмәхә төстәге тузганаклар бар.

Фото-Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: