Мөслим-информ

“Туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты гамәлгә керә

2015 нче елның 1 июленнән Татарстанда РФ Социаль иминият фондының "Туры түләүләр" ("Прямые выплаты") пилот проекты гамәлгә керә. Ул барлык эшләүче гражданнар һәм эш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен кагыла. Шул вакыттан башлап, эш бирүчеләр түгел, ә ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлекчәсе - дәүләт учреждениесенең филиаллары эшләүче гражданнарга пособиеләрне билгелиләр...

2015 нче елның 1 июленнән түбәндәге пособиеләрне түләү схемасы тулысынча үзгәрә:
- вакытлыча эшкә яраксызлык буенча;
- йөклелек һәм бала табу буенча;
- йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу буенча;
- бала туу буенча;
- бала тәрбияләү буенча;
- производствода зыян күрүчегә өстәмә отпуск өчен.
Пилот проекты барышында барлык оешма һәм предприятиеләр өчен РФ Социаль иминият фондына иминият түләүләре кертү системасы үзгәрә. Яңа схема нигезендә иминиятләүчеләр мәҗбүри социаль иминиятнең ике төре буенча да иминият түләүләрен тулы күләмдә кертергә бурычлы.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: