Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туризм белән шөгыльләнүчеләр өчен конкурс игълан ителә

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты туризм өлкәсендә яңа проектлар конкурсы игълан итә. Конкурста оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән кала) социаль яктан мөһим эшчәнлек алып баручы туристлык оешмалары катнаша ала.

Конкурсның номинацияләре: туризм өлкәсе кадрларының квалификациясен күтәрү буенча проект; вакыйгалы туризм өлкәсендә проект; яңа туристлык продукты булдыру буенча проект. Конкурста җиңүчеләр проектларын тормышка ашыру өчен субсидия алачак. Аның максималь күләме - 500 000 сум. Конкурс нигезләмәсе белән тулырак Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты сайтыннан ((http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-novih-v-tom-chisle-innovatsionnih.htm) һәм Матбугат үзәге сайтыннан (www.muslumirc.ru) таныша аласыз. Гаризалар Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19 йорт, 3 нче кабинет адресы буенча 2015 нче елның 14 августына кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон (843) 222-90-40.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама