Мөслим-информ

Тулай җыем узган елгыдан артык

Район хуҗалыклары соңгы елларда табышлы культуралар үстерүгә йөз белән борылды. Рапс, бөртек өчен үстерелүче көнбагыш мәйданнары арта бара.

“Туган як” агрофирмасының Түбән Табын авылындагы элеватор комплексында көнбагыш эшкәртү бара. Көнбагыш, “Альфа” агрегаты аша чистарту узып, ашлык киптерү комплексына озатыла. 
Биредә тәүлегенә 100 тонна көнбагыш киптерелә. Бүгенге көнгә “Туган як” уңганнары 1 мең 576 тонна көнбагышны киптереп, складларга салды. Быел бу төр табышлы культураның тулай җыемы 3 мең 524 тоннадан артык булган.
– Агрочараларны технологик срокларда башкару, басу-кырларда эшне дөрес итеп оештыру уңышның төп нигезен тәшкил итә. Бу яктан безнең агрофирмада бөтен шартлар да, уңайлыклар да бар, – ди “Туган як” агрофирмасы механизаторы Нияз Фәрхетдинов.
Агрофирманың элеватор комплексы территориясендә яңа ашлык склады төзелеше бара. Эшләрне кыска срокларда төгәлләргә уйлыйлар. 8 мең тоннадан артык ашлык сыйдырышлы склад булачак ул. Ашлык киптерү комплексы төзелеше инде төгәлләнгән. Биредә тәүлегенә 200 тоннага якын ашлык киптерү мөмкин булачак. Комплекска дүрт секцияле яңа үлчәүләр дә куелган. Элеватор территориясендә бетоннан юл түшәлгән. Кыскасы, агрофирмада яңалыкка йөз тотып эшлиләр: елдан-ел яңа комплекслар сафка баса, яңа җиһазлар кайтарыла. Авыл хезмәтчәннәренә күңел биреп эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шулай булмаса, чит төбәкләрдән дә килеп эшләмәсләр иде!
– Эшчәнлегебездә төп максат – һәр тармакта икътисадый нәтиҗәлелеккә ирешү. Шөкер, терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә уңышлы ел булды. “Чаллы икмәге” җәмгыятенә 12 мең 743 тоннадан артык III һәм IV класслы бодай, 8 мең 392 тоннадан артык арыш тапшырдык. Быел ашлык җитештерүдә 10 процент үсешкә ирешергә дигән бурыч куйган иде. Максатыбызга ирештек. Узган ел 30 мең 500 тонна икмәк җыеп алган булсак, быел тулай җыем 34 мең тонна тәшкил итте, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Рәдиф Габидинов.
Басуларда салам җыю, җир эшкәртү кебек агрочаралар төгәлләнгән, бөртеккә үстерелгән кукуруз уңышын җыеп бетерәселәре генә калган. Технологик срокларда чәчелгән көзге культуралар да матур булып баш калкыткан. Язгы чәчү өчен сыйфатлы орлык салып куйганнар. Механизаторлар техника һәм тагылма коралларны кышкы саклауга кую өчен җиң сызганып эшкә керешкән. 
– Агрофирмада ел да сезонлы эшләрдә катнашам. Саклаубаштан килеп эшлибез. Эш шартлары да, хезмәт хакы да канәгатьләнерлек. Җир эшен яраткан кешегә рәхәтләнеп эшләргә була, – ди элеватор комплексы эшчесе Мәхмүт Рәхимов.

 

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: