Тукай исеме бирелгән Мөслим мәктәбе күрше-тирә район укучыларын Туган тел бәйрәменә җыйды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Без - Тукайлы буын" исемле квест уены уздырылды. Бөек шагыйребез Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге зур чарада Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районыңың 6 база мәктәбе командалары катнашты.
- Мөслимдәге урта мәктәпкә Тукай исеме бирелү дә юкка түгел. Татар җанлы, татар рухы белән сугарылган шигырләре беркайчан да үлмәс. Шагыйрь үрнәгендә укучылар милләткә хөрмәт һәм ярату белән карарга өйрәнә, - диде район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов.
8 команда 8 квестта үзенең осталыкларын, җитезлекләрен сынады. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итте, Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны берничә нотадан тану сәләтләрен дә барлады.
Командалар Тукайга багышланган шигырьне аерым сүзләрдән төзү һәм зәвыклы итеп урнаштыру буенча да сынатмады. Татар халкының бөек шагыйре турында күренекле шәхесләрнең фикерләрен белеп, авторларын табу да командаларга бик җиңел бирелде. Бәйгенең тест турын узып, тәкъдим ителгән рифмаларга үзләре теләгән телдә шигырь иҗат итеп, укучылар шагыйрьгә булган ихтирамны тагын бер кат күрсәтеп бирә алдылар. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган язучы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов командаларның әзерлекле, бигрәк тә татар җанлыклы балаларның күп булуына ихлас сөенүләрен белдерделәр. Соңгы квестта командалар Мөслимдәге Тукай проспектын үзләре күзаллаганча тасвирлады. Парк, сквер, аллея, кибет һәм балалар мәйданчыкларына нинди исем бирергә теләүләре белән уртаклашып, киләчәктә җирлегебездә үзләре күрергә теләгән объектлар буенча да фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Капитаннар ярышы аеруча үзенчәлекле булды. Г.Тукай шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә яттан сөйләп, аның сүзләренә язылган җырларны башкарган капитаннар иң югары бәя алды.
Тукай бәйрәмен мәктәпнең ике катында да әзерләнгән иҗади кул эшләре тулыландырды. Мөслимнең 13 тугызеллык һәм Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары ясаган эшләр шагыйрьнең әсәрләрендәге персонажларны гәүләндереп эшләнгән иде. Алар арасында Су анасы, Кәҗә белән Гали, Шүрәле, шәкерт һ.б. да бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 15:21Орлык сыйфаты тикшерелә "Россельхозцентр» белгечләре 2023 ел уңышы өчен орлыкларның чәчү сыйфатын тикшерә башлаячаклар4400
-
19 август 2022 - 14:15Мөслим полициясендә яңа җитәкче Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең шәхси составын яңа җитәкче – полиция подполковнигы Марат Дәүләтшин белән таныштырды.25600
-
19 август 2022 - 13:15Симез булуның сәбәпләре Хроник симезлек, гадәттә, балачакта дөрес тукланмаудан килеп чыга. Шуның өчен ата-аналар балаларның дөрес туклануына бик игътибарлы булырга тиеш.5500
-
19 август 2022 - 12:17Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк... Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.5600
-
19 август 2022 - 11:00Көзге муллык Җәй буе үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне урнаштырыр чак җитте.6300
-
19 август 2022 - 09:40Мәрхәмәт елмаюдан башлана Балалар арасында да, өлкәннәр тарафыннан да агрессия билгеләре күрсәтү очраклары аз түгел. Банк урамыннан барам. Билләренә таянган өч егет бер малайны уратып алган. Чама белән 9-10 яшьлек балалар.17201
-
18 август 2022 - 19:27Тәмле ташкабак Мөслим-информ журналисты Лилия Шәймиева үзе яратып пешерә торган томалап пешерелгән ташкабак (кабачок) рецептын тәкъдим итә.15500
-
18 август 2022 - 17:15Компенсация алу өчен Россия Пенсия фонды инвалидлыгы булган гражданнарның ОСАГО өчен компенсация алу тәртибен аңлатты.15800
-
18 август 2022 - 15:39"Август-Мөслим" агрофирмасы - уракта
-
18 август 2022 - 15:37Офицер Руслан ХАРРАСОВ Властивостокка китә
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5776202
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.607601
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).506904
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.466303
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.400901
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.369400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика