Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугрылык өчен – медаль

Фәрраховлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды.

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту максатын күздә тоткан бәйрәм 2008 елдан билгеләп үтелә. 
Борынгыдан ук гаилә буыннарны бәйләүче, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы булып хезмәт иткән. Бәйрәмнең популярлыгы һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта. Гаилә көнендә традиция буларак, озак еллар тату яшәүче үрнәк гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Быел данлы билге белән Ташлыяр авылында 60 ел бергә гомер итүче Люция һәм Кәшбетдин Фәрраховлар гаиләсе бүләкләнде. Медаль тапшырырга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова, Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев килде. Гаиләгә район башлыгы Р.Муллин исеменнән котлау хаты тапшырылды.
– Бер-берсен яратучы ир белән хатын булу – берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ә зур җаваплылык та. Гаилә – мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул – ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез. Сезгә тагын бик күп еллар сәламәт булып, якыннар белән аралашудан көч алып, аларның уңышлары белән рухланып яшәргә язсын, – дип изге теләкләрен җиткерде Марина Ранасовна һәм гаиләгә чәчәк бәйләме белән кыйммәтле бүләк тапшырды. 
– Ташлыяр авылының иң үрнәк һәм ихтирамга лаек гаиләсе ул Фәрраховлар. Гомер буе бер-берсенә тугры ир белән хатын, балаларын өзелеп яратучы әти-әни булып яшиләр. Дүрт буынны бергә бәйләп, балаларына, онык-оныкчыкларына ныклы терәк булып гомер итәләр, – диде Дамир Минһаҗев. 
1960нчы елның гыйнварында гаилә корган Фәрраховлар берсеннән-берсе тәүфыйклы биш бала үстергән. Медучилище тәмамлап, Ташлыяр авылына медицина хезмәткәре булып эшкә кайткан Люция апа озакламый шушы авыл егете Кәшбетдин белән кавыша. Гаилә кору – җиңел, аны саклап кала алу, тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. “Тормыш иптәшем кул остасы, ташчы да, балта остасы да булды. Авылыбызда байтак өйләрне төзеште. Үз йортыбызны да берүзе диярлек салды. Миңа чын мәгънәсендә тормышта терәк булды,” – ди Люция апа хәләле хакында. Гаилә башлыгы 83нче яше белән барса да, күңел көрлеген югалтмый, тик тормый: умарталар тәрбияли, маллар тота. Балалары, гаиләсе өчен дип тырышып яши. 
– Тормышта төрле хәлләр була. Ничек кенә булмасын, һәрвакыт бер-беребезне аңлап, юл куеп яшәдек. Ир кеше гаилә бөтенлеген тәэмин итүче, аның калканы булырга тиеш, – ди Кәшбетдин ага. Фәрраховларның балалары, оныклары, тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып яши. Җәйләрен йортлары оныклар тавышыннан шау-гөр килеп тора. Әби-бабай: “Алты оныкчыгыбыз да бар”, – дип куана. “Һәрберебез гаиләдә әти-әниебез үрнәгендә яшәргә, аларга охшарга тырыша. Туган нигезгә сөенеп кайтабыз. Әткәй белән әнкәй безгә һәрчак кирәк, озак еллар тигезлектә, саулыкта гомер кичерсеннәр”,– ди уллары Рамил белән Равил. 
Бала баласы балдан татлы, диләр халыкта. Оныклары да “бабам”, “әбием”, дип өзелеп тора. “Әби безгә тәмле ашлар пешерә, бабай умарта карарга, балта-кадак тотарга өйрәтә”, – дип горурланып сөйли кечкенә Рафил. Люция һәм Кәшбетдин Фәрраховлар, Аллага мең шөкер итеп, якыннары мәхәббәтенә төренеп, бәхетле картлык кичерә. Иңне-иңгә терәп, кулга-кул тотынып, гомер юлыннан 60 ел атлаган Фәрраховлар гаиләсе күп еллар иминлектә, гаилә учакларын сүндермичә яшәсен әле!

 Светлана Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев