Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугашта имамнар киңәште

26 октябрь көнне Мөслим районы имам-хатыйблар Тугаш авылы мәчетенә җыелды. Көн үзәгенә куелган төп тема - кешеләр белән мөнәсәбәт кылу үзенчәлекләре һәм ана телебезнең әһәмияте. Җомга вәгазен һәр мәчеттә тел мәсьәләсенә багышларга кушылды һәм һәр имамга диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге тарафыннан әзерләнгән вәгазь таратылды. Шулай ук узган айда булган яңалыклар...

26 октябрь көнне Мөслим районы имам-хатыйблар Тугаш авылы мәчетенә җыелды. Көн үзәгенә куелган төп тема - кешеләр белән мөнәсәбәт кылу үзенчәлекләре һәм ана телебезнең әһәмияте. Җомга вәгазен һәр мәчеттә тел мәсьәләсенә багышларга кушылды һәм һәр имамга диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге тарафыннан әзерләнгән вәгазь таратылды. Шулай ук узган айда булган яңалыклар белән танышу һәм киләсе айга планнар буенча фикер алышу булды. Өйлә намазын укып, табын артында ризыкланып алганнан соң, Тугаш авылының "Туган як" музее белән таныштык. Җыелышны күркәм рәвештә үткәрү өчен уңай шартлар тудырган Таһир хәзрәткә һәм Тугаш мәхәлләсе халкына Аллаһның рәхмәте булсын! Киләсе айда җыелыш Симәк авылы мәчетендә булыр дип планга кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев