"Туган як"та савым сыерларының продуктлылыгын арттырганнар
“Туган як” агрофирмасында сөт җитештерүдә тотрыклы үсеш күзәтелә. Бер атна эчендә савым сыерларының продуктлылыгы 1 килограммга артты.
Биредә малларны табигый көтүлектә һәм уҗым басуында көтү оештырылган. Рационда шулай ук сенаж, патока, көнбагыш түбе, кукуруз оны кушылган фураж да бар. Соңгысы раздойдагы сыерларга 6-7 кг исәбеннән бирелә. Рәзинә Габидуллина, Илсур Шиһапов, Гүзәл Сәетгалиева гаилә фермаларында да сыерларның продуктлылыгы арта бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев