Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган якны өйрәнү музее конкурс үткәрә

Туган якны өйрәнү музее гаилә генеалогик агачын төзү буенча "Минем шәҗәрәм" район конкурсы үткәрә.

Конкурста һәркем катнаша ала. Төрле техникада (рәсем, аппликация, коллаж, фотошоп һ. б.), А-4 һәм зуррак форматтагы эшләр 10 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр туган якны өйрәнү музеенда кабул ителә.
Эштә исем, фамилияләр укырлык булырга тиеш. Даталар куелу хуплана. Эшнең арткы ягында авторның исем-фамилиясе, яшәү урыны, эш яисә уку урыны, яше күрсәтелә. Мөмкин булса, мәгълүматны алган чыганакны да күрсәтергә. 25 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр конкурс эшләре музейда күргәзмәгә куелачак.
Нәтиҗәләр 16 декабрьдә ясала. "Иң борынгы" (буыннар саны буенча), Иң матур" (башкару техникасы), "Стандарт булмаган якын килү" (башкалардан аерылып торучы эш), "Тикшеренүче" (тапшырылган эшләр саны, мәсәлән, әти, әни яклап) һәм "Оста" (төрле параметрлар буенча иң яхшы эш) номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Җиңүчеләргә туган якны өйрәнү музее дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Конкурс нәтиҗәләре "Авыл утлары" газетасында, "ВКонтакте" һәм "Инстаграм"дагы рәсми төркемнәрдә игълан ителәчәк.

Туган якны өйрәнү музее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев