Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган якның милли моңнары" смотр конкурсына старт бирелде

28 октябрь көнне "туган якның милли моңнары" дип исемләнгән район смотр конкурсы старт алды. Гадәттәгечә, конкурс кысаларында оешма-предприятиеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучы хезмәткәрләре концерт программалары тәкъдим итә.

Беренчеләрдән булып мәдәният йорты сәхнәсенә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмалар, район мәгариф идарәсе һәм аграр көллият хезмәткәрләре менде. 28 октябрь көнне алар мөслимлеләр хозурына дәртле җыр-биюләргә бай булган бик тә эчтәлекле тамаша күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, конкурста районның һәр оешма-предприятиесе катнаша. Чираттагы концерт 31 октябрь көнне узачак. Бу көнне Мөслим урта мәктәбе һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы сәхнә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев