Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган якның милли моңнары" смотр конкурсы төгәлләнде (НӘТИҖӘЛӘР)

Мәдәният тормышы гаять кызыклы һәм мавыктыргыч, үз дөньясына бөтереп алуын сизми дә каласың. Көз айлары якынлашкач, аның шулай икәнен оешма-предприятеләр аеруча ачык тоемлый. Оешма-предприятиеләр арасында ел саен узучы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район смотр-конкурсы чыннан да мәдәният тормышында матур бер традициягә әверелде. Быел әлеге конкурс "Туган якның милли моңнары" исеме астында...

График нигезендә быел оешмалар халык һәм эстрада җырлары (соло, дуэт, трио), хатын-кызлар һәм ир-егетләр вокаль ансамбльләре (ретро җыр), юмор-сатира, хореографиядә халык һәм эстрада биюләре, гаилә уен кораллары ансамбльләре, фольклор чыгыш (уен-йола, җырлы-биюле, такмаклы этник күренешләр), конферансье номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Шунысы сөенечле: һәр оешма-предприятие үз чыгышларына аеруча зур җаваплылык белән карады: мәдәният йорты ике айга якын өзлексез репетицияләр шау-шуыннан тынмады, хәтта күпчелек оешмалар матур сәхнә киемен күрше-тирә район-шәһәрләрдән юллап алдылар. Кыскасы, һәркемнең сынатмыйча, дәрәҗәле урын яулыйсы килде. Конкурс игълан ителгәч, башта бик борчылсалар да, нәтиҗәдә һәр оешма, район тамашачысына һәм жюри хөкеменә матур концерт тәкъдим итеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Район сәхнәсендә үзешчәннәребез туган жиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлады, халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә үзләренең сәләтле булуларын тагын бер кат исбатладылар. Һәр концерт тамашачының көчле алкышлары астында үтте, дисәк тә ялгыш булмас.

Үзешчәннәр чыгышын сәнгать белгечләреннән торган жюри бәяләде. Район мәдәният йорты директоры урынбасары Айгөл Хәйруллина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Садриева, балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, мәдәният йорты хореографы Рөстәм Габидуллин оешма-предприятие коллективларының чыгышына таләпчән булды. Үзешчән артистларның башкару осталыгы, сәхнә культурасы, сәхнә киеме, музыкаль бизәлеш, концерт программасын төзү осталыгы, оешма җитәкчеләренең катнашуы, күмәк номерлар булуы да исәпкә алынды. Иң-иң дигән номерлар сайлап алу турын узып, 15 декабрь көнне узган гала-концерт программасына кертелде.

Конкурста катнашучы оешма-предприятиеләр арасында район үзәк хастаханәсе коллективы лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Һәм район мәдәният бүлегенең 25 мең сумлык сертификаты һәм Мактау грамотасына лаек булды. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы икенче урынны яулады, 20 мең сумлык сертификат һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Өченче урынны алган район эчке эшләр бүлеге коллективына 15 мең сумлык сертификат һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Смотр-конкурста уңышлы чыгыш ясаган Мөслим лицее һәм социаль яклау бүлегенә караган оешмаларга да 5 әр мең сумлык сертификатка һәм Мактау грамотасына лаек булды. Калган оешма-предприятие җитәкчеләренә бәйгедә актив катнашканнары өчен мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары" дип исемләнгән район смотр-конкурсы гала-концерты мәдәният дөньясында гына түгел, райондашларыбызның күңелендә истәлекле кабатланмас хатирәләр булып уелып калгандыр дип ышанасы килә.

Айгөл Хәйруллина,

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев