Мөслим-информ

“Туган як” уңганы

“Туган як” агрофирмасы уңганы Рәфит Әхмәтвәлиевне узган ел авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында фотога төшереп алган идек.

Рәфит озак еллар терлекчелек тармагында намуслы хезмәт куя. МТЗ-1221 тракторы базасына көйләнгән КУН-10 белән малларга азык ташый. “Тармакта продукция муллыгы Рәфитнең хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә ул эшен зур төгәллек белән, карусыз башкара. Техникасын карап, һәрчак төзек йөртә, хезмәтенә өзеклек китергәне юк”, – ди агрофирма җитәкчелеге.            

Римма Афзалова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: