Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган як" һәр эштә - беренче

Бу көннәрдә агрофирмада җир эшкәртү бара. Нинди культура урнаштырылачагына карап, басуларны тирәнтен һәм өслекле эшкәртәләр. Бу агрочара 92 процент мәйданда башкарылган.

Яр Чаллы ягына сәфәр чыксам, юл буе “Туган як” агрофирмасы кырларын күзәтеп барырга яратам. Басулар чиста, игенчелек культурасының югары булуы әллә каян күренеп тора. Авыл хуҗалыгы кампанияләренә ныклап әзерләнеп, һәр агрочараны вакытында башкарырга гадәтләнгән урында башкача булмыйдыр да ул. Агрофирма гел лидерлар рәтендә: язгы чәчүгә техника әзерлеге кайда яхшы – “Туган як”та, печәнгә кем беренче төшә – “Туган як”, уракны кем беренче төгәлли – алар...

Агрофирма елның-елында җилемсәсе яхшы булган югары сыйфатлы ашлык җитештерү максаты белән эшли. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки ашлыкны ипи пешерү өчен турыдан-туры инвесторга – “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте элеваторына озаталар. Инвесторның ышанычын тулысынча акларга кирәк. Чәчү структурасында бодай һәм арыш культураларына өстенлек бирелә. Быел көзге бодайның салкынга һәм корылыкка чыдам булган югары җилемсәле “Казанская-560” һәм “Скипетр” сортларын иккәннәр. Һәр гектардан 36 центнер уңыш чыккан. “Казанская-560” сортыныкы хәтта 42 центнерга кадәр җиткән. Бодайны III класс белән сатканнар. 1 мең гектарда арышның “Памяти Кунакбаева” сортын үстергәннәр. Бу сорт арыш онының камыры яхшы кабаруы, тиз шиңмәве белән характерлы. Шуңа да аңа сорау зур икән. Серкәләнү һәм өлгерү фазаларында көннәр корырак тору арыш уңышына тәэсир итми калмаган анысы. Шулай да гектар биреме 28 центнер булган. “Туган як”та быел язгы культуралар 3650 гектарда чәчелеп, яртысына якынын сабан бодае алып торган. Татарстанда районлаштырыла башлаган мул уңыш бирүче кыйммәтле сортлардан “Хаят” һәм “Әрхәт”нең элиталы орлыкларын гына чәчкәннәр. Язгы бодайның центнерын 998 сумга сатып, зур гына суммада чиста табыш алган агрофирма.

Сәүдә базарында сорау зур булган арпаны 1420 гектарда иккәннәр быел. Аны реализацияләүдә авырлык юк – Удмуртиянең Можга элеваторында бик теләп алалар икән. Базар культурасы булган рапсны центнерын 2100 сумнан Казан май-экстракцион заводына озатканнар.

Сату өчен генә түгел, хуҗалык маллары рационында аксым һәм крахмал балансын тулыландыру өчен борчак һәм бөртеккә кукуруз да үстерәләр. Терлек азыгын “Туган як”тагы күләмдә кайда гына әзерлиләр икән? Бүгенге көндә, фуражны исәпләмәгәндә, һәр шартлы терлеккә 70 центнерга якын азык берәмлеге туры килә. Узган елдан һәм өченче елдан калган азыклары да бар икән әле.

– Безнең максат – югары сыйфатлы ашлык җитештерү белән бергә аның үзкыйммәтен дә киметү. Үсемлекләрне саклау максатында кулланылучы кыйммәтле фунгицидлардан баш тартып, алардан ун тапкырга арзанрак булган “Органика С” биологик препаратын куллану да моңа зур ярдәм итә. Чәчүлек орлыкны инкрустацияләү вакытында кулланылган препарат игеннәрне җыеп алу стадиясенә кадәр саклый. Кабат-кабат басуга керелми, димәк, чыгымнар да күпкә кими, игеннәр дә тапталмый. Үсеш стимуляторлары, микроашламалар куллану шулай ук ашлыкның үзкыйммәтен киметүгә уңай йогынты ясады.Быел ашлыкка бәяләрнең бермә-бер күтәрелүе дә игенчелектә икътисадый хәлне яхшыртуга этәргеч бирде, – агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов.

Бу көннәрдә агрофирмада җир эшкәртү бара. Нинди культура урнаштырылачагына карап, басуларны тирәнтен һәм өслекле эшкәртәләр. Бу агрочара 92 процент мәйданда башкарылган.

Силос өчен 350 гектарда үстерелгән кукурузның һәр гектарыннан 320 тонна яшел масса чыга. 7400тонна яхшы сыйфатлы силос салынган инде.

Уҗым культураларының ел саен гарантияле уңыш бирүен күздә тотып, быел аның мәйданнарын тагын да арттырганнар. Узган ел 1550 гектар иккән булсалар, быел, көзге бодай мәйданнарын бермә-бер арттырып, көзге культураларның гомуми мәйданын 2000 гектарга җиткергәннәр. Аларны чиста һәм сидераль пар җирләренә, сөрелгән күпьеллык үлән басуларына урнаштырганнар. Көзге бодайның “Дарина”, “Марафон”, “Скипетр” кебек перспектив сортларыннан 80 тонна элиталы орлык сатып алып чәчкәннәр.

– Билгеле әйтемдәгечә, өч сум чыгармый торып, биш сум акча кертеп булмый. Инвесторыбыз – “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысовка рәхмәт. Ел саен авыл хуҗалыгына зур инвестицияләр кертә. Узган ел бик күп техника сатып алынган иде. Быел “Ситан”, ЕДХ” чәчкечләре, “Класс” фирмасының “Axion-850”, “Xerion-4500” тракторлары, ике “Нью-Холланд” комбайны кайтты. Шул рәвешле кыр эшләрен технологик срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге туды, – ди агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов.

“Туган як”лылар, районда беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләрен 5 сентябрьгә төгәлләде быел. Сирин Хуҗин 30 мең центнердан артык ашлык суктырып, районда алдынгылар рәтендә бара. Евгений Үтәгәнов, Раил Мәүләвиев, Инсаф Миңнеразиев, Данил Нәгыймовның да сезон күрсәткечләре югары. Агрофирма җитәкчелеге шоферлар Илнар Латыйпов, Флүр Мәүләвиев, Мансур Каюмов, Айдар Садыйков, чәчүдә эшләүче Вәлиулла Хәбибуллин, Винир Хәйбрахманов, Рафаэль Фәттахов, җир эшкәртүчеләр Әбүләес Морзаханов, Ринат Шакиров кебек уңганнарның хезмәтен дә югары бәяли. “Туган як” данын күтәрүче авыл эшчәннәренә, белгеч һәм җитәкчеләргә алга таба да гел уңышлар юлдаш булсын!

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев