Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар музейда кунакта

19 март көнне Мөслимнең ”Күбәләк” һәм “Миләшкәй” балалар бакчаларының зурлар төркеменә йөрүче балалар Туган як музеенда кунакта булды.

Музей хезмәткәрләре сабыйларга төрле экспозицияләр күрсәтелде, балалар борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән дә танышты. Туган як музеенда борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һаман да сакланадыр кебек. Татар өен хәзер музейларда гына күреп белгән буын – балалар әлегә экскурсиягә чын мәгънәсендә куандылар. Музей хезмәткәретабигать һәм археология залы Венера Мирһаҗиянова балаларга мичтә ипекәй пешерү сере турында да сөйләде, бишек, үрелгән чабаталар, татар рухын саклаган традицияләргә дә тукталды. Мичтән чыккан икмәкне ашау экскурсиянең иң күңелле мизгелләре булгандыр. Балалар музейның башка залларында да булдылар. Хайваннар, үсемлекләр, кошлар дөньясын гәүдәләндергән табигать һәм археология, этнография залларында балалар бик күп экспонатлар белән таныштылар, истәлеккә фотога да төштеләр. Бу көннәрдә музейның Мөслимне сурәтләгән стендлары да үзгәртелеп, яңалары куелды, күргәзмәләр залы яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X