Мөслим-информ

"Туган як" агрофирмасы хезмәтчәннәрен хөрмәтләде

"Туган як" агрофирмасында "Уңыш-2016" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә 100 дә артык авыл хуҗалыгы хезмәтчәне катнашты. Тантанада "Чаллы икмәге" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде.

Югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләргә, игенчеләргә һәм юбилярларга "Чаллы икмәге" җәмгыятенең Мактау грамоталары, "Туган як" агрофирмасының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле пакетлар тапшырылды. Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралашып барды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: