Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган як" агрофирмасы беренчеләрдән булып уракка төште

"Туган як" һәм "Намус" агрофирмалары, районда беренчеләрдән булып уракка төштеләр. "Туган як" агрофирмасы 246 гектарда арпа культурасы суктыра башлады. Агрофирмада әлеге культура 1800 гектарны тәшкил итә. Агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов әйтүенчә: "Быелгы ел үзенчәлекле. Элеккеге елларда урып-җыюны көзге культуралардан башласак, быел әле көзге кульутаралар өлгереп җитмәде, ә арпа культурасын...

"Намус" агрофимасы Баланны авылы янындагы 200 гектарлы басуда көзге "Рыжик" культурасын җыюга керешкән иде. Бу минутларда алар, әлеге культураны җыюны төгәлләп тә киләләр инде. Биредә дә эш иң югары дәрәҗәдә оешкан. Басуда биш комбайн: Тукано һәм Полесье комбайннары эшли. Алардан ашлыкны Флигель арбалары тагылган Джондир тракторлары КамАз машиналарына ташый. Ашлык "Агросила" компаниясенә керүче Ютазы элеваторына озатыла. "Намус" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Равил Әхмәтов: "Бөртеклеләрне җыеп алу өчен техника да, ягулык-майлау материаллары да, җитәрлек. Барлык техникалар комбайнерлар һәм механизаторлар белән тәэмин ителгән. Егетләрнең кәефләре яхшы. Урып-җыю эшләрен тиз арада төгәлләрбез дип ышанам. Бары тик һава торышы явымлы булмасын, яңгырлар безнең якка килми торсын иде" - ди.

Чыннан да, басуда эшләүче һәркемнең кәеф күтәренкелеге сизелеп тора. Комбайнер һәм механизатор егетләр, быелгы мул булып җитешкән уңышны тиз арада җыеп алырга атлыгып торалар. Уңышлар телибез сезгә егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X