Мөслим-информ

Туган ягым күлләре

Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, поми­дор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчы­ларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.

“Матур иде Ур күл. Тәбәнәк, әмма колач җитмәслек юан кәүсәле, лапастай зур яшел бүрекле тирәкләр, кай урын­да икәү-өчәү бергә, кай урында бер-берсеннән шактый ара кал­дырып күл буена сакка баскан­нар. Алар – иң өске ярус. Аста­рак икенче ярус – тал куакла­ры, тоташ әрәмә. Бельэтажда – карлыганнар, гөлҗимешләр, эт җиләкләре” (М. Шабаев “Салда сәяхәт”, 1977 ел, 34 бит). Ур күле – урау күл ул. Ыкның иске юлы. Нәкъ камыт кебек бөгәрләнеп килгән. Белмәгән кеше мон­да адашып, юл тапмаска да мөмкин. М. Шабаев геройлары да ике сәгатьтән артык адашып йөри Ур күле әрәмәләрендә.

Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, поми­дор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчы­ларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.

Мөслим Сабантуе көнне күл буенда кичке мәйдан булыр иде. Авыл һәм Мөслим Сабантуена бара алмый калган кешеләр, аяклысы – аягы белән, аяксы­зы таякка таянып булса да кич­ке мәйданга төшә иде! Анда­гы күңеллелек, җыр-моң, гар­мун тавышы! Авылның ничә гармунчысы булса, барысы да гармунын тотып төшә. Бәләкәй генә авылда дистәдән артык гармунчы бар иде бит!

Ел да язларын күлләргә кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар очып төшәр, куе тал­лар, камышлар арасына оя ко­рып бала чыгарырлар иде... Күл читләрендә үскән ак, сары төнбоеклар яшүсмер, яшь кыз­ларны хисләргә төреп, хыял дөньясына бөтереп алып, әллә кайларга, зәңгәр томаннар ар­тына алып китәр иде... Берәр егет кисәгенең күлгә йөзеп ке­реп, төнбоек өзеп бирүе кыз баланың башын әйләндерә ала...

Татлыбикә, Ләпекле күл, Иске Ык күлләре турында да яз­сам, бик озынга китәр. Тарихи күлләр алар үзләре! Заманын­да бик матур, чиста, зур күлләр иде. Менә шул “иде” булмасын иде!

Соңгы егерме елда, дөресрәге, XX гасыр азагын­нан башлап, күлләргә ташу суы керми башлады. Ык та ташы­мый, Идел суы да типми, типсә дә безгә хәтле килеп җитми. Күлләр әкренләп ләм белән каплана, суы кими, кибә бара. Һаман шул элек инде. Элек бит ташу суы ындыр артларына кадәр килеп, хәтта бәрәңге бак­часына үрмәли иде. Язгы кани­кулдан соң мәктәпкә барганда, авыл очыннан утырып китәр идек көймәгә, Мәлләтамак авылының авыл башына кадәр барыр идек. Ә бу ара 4-5 ча­крым!

Язгы ташудан соң күлләр чистарып, сафланып, балык­ка баеп калыр иде. Шул чиста суларда җәй көне колач салып йөзүдән дә ләззәтлерәк нәрсә бармы икән!

Кыш башлангач, беркөн авыл өстенә хәбәр тарала:

– Фәлән күл тынчыган!

Кислород җитмәүдән балы­клар үлә башлый. Нәкъ менә шул вакытта төрле урында бәке тишәләр. Кислородка су­саган балык бер йотым һава сулар өчен бәке авызына килә һәм аны шул арада сөзгеч белән эләктереп тә алалар. Күл өсләре бәке белән чуарланып бетәр иде.

Балыкчылар көне-төне ба­лык тотар иде. Халыкка да җитә, балыкка да җитә иде күл бай­лыгы!

Хәзерге вакытта менә шушы данлыклы Киртә күле, Салкын чишмә күле, Татлыбикә күлләре күз алдында үлеп бара. Алар­да балык түгел, бака да юк­тыр! Иске Ык, Ләпек күленең урыннары гына билгеле. Аеру­ча Киртә күле, Салкын чишмә күлләрен һәлакәткә китергән тагын бер сәбәпне әйтер идем. Бер ун еллап булыр, бу күлләр территориясе агрофирманың (хәзер бу ферма бетте инде) көтүлегенә әйләнде. Сыер көтүе җәй буе шунда йөрде, яр буендагы талларны, агачлар­ны таптап, сындырып, яр бу­ендагы балчыкны ишеп бетер­де. Су буйлары күзгә күренеп кипте, сулды. Элек тезелеп-те­зелеп кайткан кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар да бу үле күлләр өстеннән ачыргала­нып кычкырып кына үтә. Ярый Ур күле бүгенгә исән-сау! Әлегә! Ур күленең бер почмагында аккошлар да күренә башлаган соңгы ике елда. Аккошларның әйләнеп кайтуын яхшыга юрыйлар бит. Аккош килсә, бәхет килә, ди. Төкле аягыгыз белән килегез, аккошлар!

Яшьли вафат булган Га­зиз Мөхәммәтшинның бала­лар өчен язылган “Саумысез, аккошлар” повесте бар. Язу­чы бу повестендә табигать һәлакәтендә гаепле затларның берсе – кеше факторы икәнен әйтергә тели. Бу бик дөрес фи­кер. Чыннан да, без, кешеләр, бик гаепле табигать каршын­да. Алырга гына яратабыз. Ку­лыбыздан килгәнне генә эшли алсак та, Табигать-анабызны соңгы чиккә җиткермәс идек. Табигать һәйкәле булырлык шушы күлләрне чистартырлык, ләмен суыртып, чишмә юлла­рын ачарлык техникалар да бар бит хәзер! Тәвәкәлләп, башлап җибәрү генә кирәк. Әлбәттә, башлап җибәрү – җитәкчелек өстендә, ә халык кушылырга әзер.

“Без барыбыз да ныклап теләсәк, тырышсак, безнең күлләргә дә аккошлар кай­тыр. Тик моның өчен барыбыз да көрәшчеләр булырга тиеш. Әгәр бик нык теләсәк, без җир матурлыгын саклап кала ала­чакбыз. Без космик хыяллар, олы планнар белән янсак та, шушы җирдә яшибез. Җир без­неке ул! Барыннан да бигрәк – киләчәкнеке. Язларын безнең як суларына да көмеш тавышлы аккошлар кайтсын. Кеше җирдә бәхетле булсын өчен аңа бик күп нәрсәләр кирәк шул”, – ди әлеге повестькә кереш сүз язган Аяз ага Гыйләҗев. Болар белән ки­лешми мөмкин түгел!

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тегермәнлек.

Фото – Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: