Мөслим-информ

Туган ягым күлләре

Авылның иң зур су байлыгы – сулыклар.

Үзенең бер әсәрендә яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев су чы­ганакларыннан ераграк урнашкан (сусыз) авыл кешеләре кырысрак, аз сүзле, томсарак була, дигәнрәк фикер әйткән иде. Әйе, сусыз авыллар да була!

Бөтенләй сусыз да түгел үзләре. Була аның авылы­на бер яки ике коесы. Ни ел­гасы, ни чишмәсе юк. Бул­са да, авылдан шактый ерак. Алдан күреп эш итүчән ата-аналар элек кызларын сулы-чишмәле, күлле, елга тирәсендәрәк урнашкан авылларга кияүгә бирергә тырышкан. Чөнки көндәлек тормышта, иртән торып аягыңа басуга, иң беренче чиратта су кирәк. Ә су ташу, гаиләне судан өзмәү – хатын- кыз җилкәсендә. Көянтә- чиләгеңне иңнәреңә асып, ерак коедан көне буе су ташу бер дә җиңелләрдән түгел. Әле бит мал эчертәсе, кер юасы, мунча ягасы да бар! Барысына да су кирәк! Авы­лыбызга килен булып төшкән бер апаның сүзләре хәтеремә килде әле.

– Мине сорап килгән егеткә – булачак иремә – иң беренче итеп: “Авылыгызда су бармы?” – дидем. Чистый тую белән туйган идем көне буе су ташудан. Җилкәләрем чиләнеп бетә иде. Монда, ич­масам, суга рәхәткә тиендем.

Су чыгынакларына якын булганга күрәдер, безнең авыл халкы гомер-гомергә гади, киң һәм шат күңелле, ачык йөзле булды. Чыннан да, яшәү чыганагы булган суга бай булып яки тилмереп яшәү кешенең психологиясенә, ха­рактеры формалашуга йогын­ты ясамый калмыйдыр.

Әйе, туган авылым Нарат Асты халкы үзенә яшәр өчен урынны сайлый белгән. Ык елгасы авылга бер чакрым тирәсе генә. Без үскәндә (уз­ган гасырның алтмышынчы, җитмешенче еллары), авылда унбишләп урам коесы бар иде. Һәрберсенең исеме бар: двур коесы (ат дворындагы кое), магазин коесы, Мансур кое­сы, Габдулла коесы, Җәннәт коесы, Закир коесы (кемнең капкасына якын урында ур­нашуга карый) һ.б. Кайбер йортларның ишек алларын­да үз коелары була иде. Ә иң зур су байлыгы – күлләр! Чын­нан да, күлләр авылның бай­лыгы гына түгел, горурлы­гы, яшәү рәвеше дә иде. Авыл халкы элек-электән балыкчы­лык белән шөгыльләнгән. Ык­тан һәм күлләрдән балык то­тып базарларда саткан, керем алган. Балыкчылык кәсебе белән шөгыльләнүчеләр без үскәндә дә бетмәгән иде әле.

Күлләр димәктән . . . Берничә алар безнең авыл тирәсендә: Киртә күле, Сал­кын чишмә күле, Ур күле, Иске Ык, Татлыбикә күле, Ләпекле күл...

Балачакның иң матур истәлеге Салкын чишмә күле белән бәйле. Безнең авыл тау өстенә урнашкан. Авыл­ны чыгуга, тау астында ук мөлдерәмә тулы күл җәйрәп ята. Ул ярым ай рәвешендә. Без, бала-чага, аны Авыл очы күле дибез. Өлкәннәр исә аны җырдагыча матур итеп Сал­кын чишмә күле ди. Чөнки элек күл янында гына кый­блага каршы салкын сулы чишмә булган. Аның сулары күлгә агып чыккан. Өлкәннәр сөйләве буенча, күлнең икен­че як ярында да берничә чишмә типкән. Күлнең ул урынында су тирән, салкын. Авылның иң гаяр егетләре – Гайнулла, Хәмис, Дельфин абыйлар гына анда су керә. Әле бала-чаганың күзен ян­дырырлык итеп трамплин да ясап куйганнар. Шуннан суга сикереп, су астыннан гына йөзеп, күлнең икенче ягына ялт итеп килеп чыгуларын авызларын ачып карап торыр иде бала-чага. Трамплиннан шактый гына читтәрәк басма да ясап куелган. Хатын-кыз анда кер бәләкли, кер чай­кый. Күлнең ул тирәсендә суы җылы, йомшак. Керләреңне керәч итә инде менә!

Бала-чага күлнең түбән очында гына су керә. Анда комлык, суы да артык тирән түгел. Җәйге челләдә көннәр буе шунда чупырдыйбыз. Су болганып бетә. Су тонган ара­да комлыкта кызынулар, ку­ышып уйнаулар, Тукаебыз әйткәндәй, татлы бер төш ке­бек кенә хәтердә калган!

Без үскәндә Киртә күлендә бик су керелми иде. Анысы Салкын чишмә күлен үтеп, бераз баргач. Суы тирән, җылы, балык күп. Өлкәннәр ятьмә белән сөзеп байтак ба­лык ала иде. Көннәрне шак­тый суыткач (октябрь азагы, ноябрь тирәләрендә), күрше авыл мәктәбенә укырга бар­ганда, Киртә күле шугалак ро­лен үти иде. Күл бозы ялтырап тора. Без шунда гүя очып ки­леп керәбез дә, шуып китәбез. Безнең арттан боз сыгылып- сыгылып, тирбәлеп кала... Әле кем ераграк бара ала – шуны­сы да бик мөһим. Ходай сакла­гандыр без, гөнаһсыз бала­ларны. Бер генә фаҗига бул­ганын да хәтерләмим. Кайт­канда тагын шул ук хәл кабат­лана!

Ни өчен Киртә күле? Элек бу күлгә юкә киртәләр баты­рып куеп мунчала чыгарган­нар. Ямьсез итеп Мунчала күле дип атамаган халкым бу күлне, гади генә итеп Киртә күле дигән дә куйган.

Иң зурысы – Ур (Урау күл) күле. Бу күлне язучы, ша­гыйрь Марс Шабаев “Сал­да сәяхәт” (1971) повестен­да бик матур итеп сурәтли. 1968 ел, булса кирәк, М. Ша­баев гаиләсе белән безнең авылда ял итте. Авылның иң мөхтәрәм карты Мортаза ба­байларда яшәде алар. Авыл очы күленә су керергә бар­ганда, капка төбендә авыл апалары белән сөйләшеп утырган Роза апага сокла­нып карый-карый китә идек. Зур кеше, язучы хатыны бит! Әле моңа кадәр безнең авыл­га язучы килгәне булмады. Бу безнең өчен ул заманда сен­сация булган инде. М. Ша­баев ял итеп кенә калмаган, үзенең язылачак повестенә материаллар да туплап йөргән икән!

Ур күле калын әрәмә ара­сына яшеренгән. Яр буйлап кызыл карлыган куаклары тезелгән. Бик аз вакыт эчендә чиләк тутырып җыярга була. Ул вакытта шикәр кытлыгы да булгандыр, кайнатма яки компот ясау бар кешенең дә хәленнән килми иде. Әмма туйганчы ашап, үзебезгә кышлык витамин туплый идек. Өйдәгеләрне дә оныт­мыйбыз, зур гына әрекмән яфрагыннан буранкы (“во­ронка” сүзеннән) ясыйбыз да, шуны тутырып өйгә кызыл карлыган алып кайтабыз.

(Дәвамы бар).

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тегермәнлек.

Фото – Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: