Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган телебезгә мәхәббәт орлыклары салучы

​​​​​​​Үз-үзенә өстәмә эш уйлап табып кына торган тынгысыз күңелле кешеләр сирәк очрый хәзер. Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева башкача булдыра да алмый.

Күрше Минзәлә районы Бикбау авылы кызы Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлап, Мөслим районына эшкә кайта. Тормышының бүгенге көнгә кадәр булган борчу-мәшәкатьләре, йокысыз төннәре, шатлык-куанычлары Мөслимебез, андагы хезмәттәшләре, дуслары, якыннары һәм укучылар белән бәйле.

Чын укытучының бөтен теләге – нинди фән укытуга карамастан, балаларда үз фәненә карата мәхәббәт уяту.Эльмира Васыйловна моңа ирешкән. Сайлаган һөнәренең бала язмышы, аның киләчәге өчен гаять җаваплы һәм әһәмиятле икәнен аңлап, гомерен шушы җаваплы да, изге дә эшкә багышлаган ул.

Эльмира апа милли үзаңлы балалар тәрбияләү өчен бар тырышлыгын куя, үзе дә укучыларга һәрьяклап үрнәк.Мәктәпкә “Бүген ике сәгатем бар” дип килми. Укучыларын төрле чараларда катнаштыра, югары сәнгатькә тарта, музейларга, истәлекле урыннарга алып бара. Әдәби түгәрәккә йөрүчеләр белән әвәрә килә. Иҗатка сәләте булган балалар белән аерым шөгыльләнү өчен дә вакыт таба. Мондый укытучыдан әдәбият белемен алу – үзе бер бәхет.

Зәңгәр күзләр, соры, каралар...

Шигырь тыңлый бүген балалар.

Ачык килеш калган авызлар,

Юашланып калган “явызлар”.

Бер үк вакытта районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә эшен дә хезмәттәшләре күрерлек, җитәкчеләр бәяләрлек итеп алып бара. Эльмира Тимергалиеваның, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулавы һәм күпсанлы дипломнар белән бүләкләнүе турында язып тормыйм. Чөнки, саный башласаң, алар – бихисап. Хезмәтеннән ямь һәм тәм тапкан кеше генә шулай эшли.

Менә шундый ул Эльмира апабыз! Гап-гади җир кызы. Хыяллары, ашкынулы җаны исәкүкләргә оча, камиллеккә омтыла, һәрнәрсәдән матурлек эзли. Мөслимебезнең бизәге ул, Минзәлә кызы!

Гөлшат Солтанова,

Мөслим гимназиясенең педагог-китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев