Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган җирне данлап яши алар

"Үрәзмәт үзешчәннәрен Казан артистлары белән янәшә куйсаң да, һич аерырлык түгел, әле арттырып та җибәрәләр", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Үрәзмәт авыл җирлеге үзешчәннәренең концертын карагач. Мондый мактау сүзләрен соңгы елларда гел ишетеп тора үрәзмәтлеләр. Ә аңа кадәр ничә еллар мәдәният йорты хәрабә...

"Үрәзмәт үзешчәннәрен Казан артистлары белән янәшә куйсаң да, һич аерырлык түгел, әле арттырып та җибәрәләр", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Үрәзмәт авыл җирлеге үзешчәннәренең концертын карагач. Мондый мактау сүзләрен соңгы елларда гел ишетеп тора үрәзмәтлеләр. Ә аңа кадәр ничә еллар мәдәният йорты хәрабә хәлендә булды. Колхоз идарәсе бинасындагы бер бүлмәне клуб итеп файдалансалар да, анда зурлап мәдәни чаралар уздырырлык түгел иде. Кайда туры килсә, шунда репетиция ясап, район бәйгеләренә әзерләнделәр. 2012 елда республика программасы ярдәмендә өр-яңа мәдәният йорты сафка басканнан соң, җырга-моңга, төрле чараларга сусаган халык ныклап мәдәни учакка тартылды: бәйрәмнәрне, кичәләрне бергәләп үткәрделәр, түгәрәкләр дә эшләде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм театр коллективлары арасында барган районкүләм бәйгеләрдә дә катнашмый калмадылар. Район тамашачысы һәм сәнгать белгечләре бу җирлек үзешчәннәренең тагын да ныграк туплануын һәм уңышлы чыгышлар күрсәтүен югары бәяли. Аларның концерты көчле алкышлар астында уза.

Быел авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының "Җырларымда сине данлыйм, туган җирем - Мөслимем!" исемле район смотр-конкурсында график буенча иң беренче булып чыгыш ясады алар. Үзешчәннәрне туплау, әзерләнү өчен вакыт бик кысан. Һәм бәйгегә бик матур тон бирделәр, дияргә кирәк. Конкурс шартларына туры китереп төзелгән концертта җирлекнең ут чәчеп торган яшьләре дә, сәхнәне яратып яшәгән урта буын үзешчәннәр дә бик матур чыгыш күрсәтте.

Җирлек уңганнары турында тапшыру әзерләргә дип килгән "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесенең "Туган җир" тапшыруыннан килгән иҗат төркеме өчен тиз арада концерт та күрсәтергә булды җитәкчелек. Сынатырга ярамый, ни дисәң дә Казан телевидениесеннән күрсәтәчәкләр бит! Видеога төшерүче оператор егет (Раушан Әхмәтханов) бер артистны да камера күзеннән читтә калдырмады. Терлекчелектә эшләүче Марсель Шәриповны гына алыйк. Гомер буе сәхнәдән төшмәгән мәдәният хезмәткәре диярсең: тамашачы каршында үзен шулкадәр иркен тота, ут өертеп бии дә, үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый да. Күптән түгел генә үткән театр коллективлары смотр-конкурсында катнашып, режиссерлардан зур бәя дә алган әле Марсель. Яшь чагында җырлап йөрсә дә, соңгы утыз елда сәхнәгә менеп тә карамаган Риф Хуҗагалиев үзенең ретро җырларын тәкьдим итте. Сәнгатьне гомерлек юлдашы иткән авыл фельдшеры Алсу Шакирова тамашачы күңелен йомшак темберлы моңлы тавышы белән яулап кына калмыйча, күмәк биюләрдә дә чыгыш ясады. Урта буын үзешчәннәр турында сүз башлаганбыз икән Венера Нургалиева, Әлфия Бакирова, Ләйсирә Нуретдинова, Эльмира Хыялиева, Эльвира Хәйретдинова, Лилия Әхмадуллина, Рәйханә Шәйхәйдәрова, Гөлзирә Закирова, Земфира Исламова, Рүзилә Шәмсиева кебек универсаллар турында да әйтергә кирәк. Өздереп бииләр дә, җырлыйлар да, көлкеле номерларда да катнашалар.

Җирлектә эстафетаны үз кулларына алучы яшьләрнең күп булуы сөендерә. Илнар Нургалиев, мәсәлән, чын сәхнә кешесе, аерым бер төркем туплап, бүгеннән сольный концертларга чыгып китәрлек. Аның һәр чыгышы алкышлар астында үтте. Илдар Низамов та район тамашачысы өчен табыш булды. Скетчларда оста уйный, бик матур җырлый да. Гөлсем Мөхәммәтова үрәзмәтлеләр концертын биюләре белән бизәүче йөзек кашы иде. Ләйсән Шәймөхәммәтова, Альбина Шәйгәрданова, Лилия Садретдинова әнә җыр сәнгатен үз иткәннәр. Сәнгатьле сөйләве белән аерылып торучы Алмаз Хәйретдинов һәм Динара Әхмадуллина алып баручылар буларак концертны бербөтен хәлдә кабул итәргә ярдәм иттеләр. "Туган җир" тапшыруыннан килүчеләр дә, тамашачылар да җирлек үзешчәннәренең чын мәгънәсендә үз туган төбәкләрен данлап яшәүләренә шаһит булдылар.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев