Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган җиребезнең батырлары булыгыз!

1 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә район башлыгы канинулларга кайткан студентлар белән очрашты.

Оештыручылар очрашуны дүрт өлешкә бүлгән: 
– танышу, төрле тренингларда катнашу; 
– “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН лигасында уңышлы чыгыш ясаган “Мөслим кырмыскасы” командасының чыгышы; 
– район башлыгы белән очрашу, җирлектә эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре чыгышы; 
– яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү. 
Очрашуга килгән яшьләрне активлаштыру максатында үткәрелгән тренингларда студентларның бик азы гына катнашты. Гомумән, очрашуда яшьләр бик пассив булды дигән фикер калды. 
“Мөслим кырмыскасы” командасы чыгышларыннан иң уңышлыларын тәкъдим итте. 
– 2019 ел безнең өчен истә калырлык булды. “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН лигасының 25 еллыгы уңаеннан Мөслимдә КВН командаларының чыгышын күрергә насыйп булды. Без Мөслимне танытырга һәм миниатюраларыбыз аша җирлегебездәге яңалыклар белән таныштырырга тырышабыз, – ди команданың җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев. 
Чараның өченче өлешендә яшьләр район җитәкчелеге белән очрашты һәм аларның чыгышларын тыңлады. ТР халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов яшьлекнең кадерен белергә чакырды: 
– Бүген җирлекләрдә туучылар юк дәрәҗәсендә, ә вафат булучылар саны күп. Авылны кемгә калдырабыз, киләчәктә анда кем яшәр?! Күп очракта әти-әниләр дә, яшьләр дә эш юк, диләр. Ә бүген күп авылларда фельдшер, агроном, ветеринария табибы һәм башка белгечләргә кытлык. Ни кызганыч, яшьләребезгә активлык җитми. Син хезмәткә алынгансың икән, спортта да, мәдәнияттә дә, гомумән, иҗтимагый тормышта актив катнашучы лидер булырга тиешсең. Студент елларыгызның бер генә сәгатен, минутын да бушка үткәрмәгез. Туган җирегезне, әти-әниегезне яратыгыз. 
“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов компания эшчәнлеге белән таныштырды. 
– Бүген районны “Үзәктән бик еракта”, дип булмый. Мөслимдә яшәп тә, 5-6 сәгать эчендә илебезнең теләсә кайсы почмагына барып җитәргә мөмкин. Әйе, шәһәр күп яшьләрне кызыктыра. Ләкин шуны онытмаска кирәк: без туган җиребездә һәрвакыт кирәк һәм туган җиребез кешесе булып калабыз. Ә шәһәрдә син беркемгә дә кирәк түгел. Анда халыкны миллионлап кына саныйлар. Хезмәт яратсаң, иренмәсәң, бүген авылда яшәп тә кәттә машинада йөрергә, матур яшәргә мөмкин. Безнең компаниянең парковкасында бүген нинди генә кыйммәтле машиналар юк?! Алар барысы да – Мөслимдә яшәүче егет-кызларныкы. Мин хезмәт юлымны кочегар булып башлаган идем. Тракторчы да, шофер да – кем генә булып эшләмәдем?! Эштән курыкмасаң, теләгәнеңә ирешеп була. Безнең компания хезмәткәрләре иң көчле агрегатларда, компьютерларда, заманча станокларда эшлиләр. Теләге булган яшьләрне эшкә чакырабыз, – диде Илгиз Исламов. 
Район башлыгы Рамил Муллин, фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашканнан соң, студентларның сорауларына җавап бирде. 
– Бүген, туган җиребездә калып, үз эшен булдыручы яки укып кайтып эшкә урнашучы яшьләргә герой исеме бирер идем. Авылда эшләп үзеңне таныту – батырлык. Илгиз Исламов, Дамир Шәңгәрәев, Фаит Шәймурзин, Ирек Хәмәдишин кебек егетләребез, шушы җирлектә туып-үсеп, хезмәт куеп, үзләре дә танылды, районны да танытты. Мөслимгә бүген алар кебек батырлар кирәк! Киләчәктә сезне туган җиребездә күреп, матур эшләрегез белән горурлансак иде. 
Очрашуда катнашучыларга Мөслим районы һәм ТР Яшьләр министрлыгы символикалары төшерелгән магнитлар таратылды. 
Фәридә Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев