Мөслим-информ

Туган җирдә иҗат итү илһам бирә

Җирлегебез – язучылар, шагыйрьләр, җырчыларга бай як. Читтә яшәүче әдипләребез “туган якка кайтып, илһам алып киләм” дип сөйләргә яратса, туган төбәкләреннән аерылмаганнары исә туган җиребездә яшәп иҗат итүләрен зур бәхет саный.

Ел дәвамында мәдәният йортларында, мәктәпләрдә алар белән очрашулар узып тора. Аның чираттагысы район үзәк китапханәсендә үтте. Очрашуда Г. Тукай исемендәге премия иясе, драматург, халык язучысы, Мөслимнең районының мактаулы гражданины Фоат Садриев; балалар шагыйре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Роза Хәбибуллина; шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева катнашты. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җирлегебезнең шундый язучы-шагыйрьләре булуы белән хаклы горурлануын билгеләп үтте:

– Җирлегебездә нинди генә мөһим чаралар үткәрсәк тә: районыбызга дәрәҗәле кунаклар килүе булсынмы ул, республикакүләм төрле мәдәни, спорт чаралары булсынмы, илкүләм сәяси вакыйгалар булсынмы – зур хөрмәткә лаек шәхесләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Чөнки райондашларыбыз аларның китапларын укыйлар, иҗатларын өйрәнәләр, шигырьләрен яттан сөйлиләр, аларның үтемле фикер тәкъдимнәре белән исәпләшәләр. Рәхмәт сезгә, алга таба да иҗат дәртегез сүрелмәсен, уңышлар юлдаш булсын.

Фоат ага Садриевның чыгышы әдипләрчә – хисләр белән сугарылган иде.

– Табигатебезнең гүзәллегенә сокланып килдем һәм үземнең иң бәхетле кеше булуыма тагын бер кат инандым. Озакка сузылган яңгырлы көннәрдән соң җир өстенә ашыга-ашыга җылы нурларын сибүче кояшыбыз, өлгергән алмалары авырлыгыннан җиргә иелгән алма ботаклары, тып та тып җиргә коелучы алма тавышлары – бу искиткеч. Мин шушы әкияти дөньяда яшим, көн саен шушы матурлыкны күрәм. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырылучы программалар, халык өчен тудырылучы берсеннән-берсе уңай мөмкинлекләр булганга, Татарстаныбызда тынычлык хакимлек иткәнгә һәр яшәгән көнебез мәгънәле һәм матур. Шуңа күрә иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Укучылар әсәрләремне көтеп алалар, кызыксынып торалар, димәк, иҗатым алар өчен бик кирәк әле, – диде әдип.

Мөҗәһит ага Әхмәтҗановны исә районыбызда бакча балаларыннан алып өлкәннәргә кадәр яхшы беләләр. Аның балаларга адресланган, туган якка, туган җир, тел һәм милләт язмышына багышланган шигырьләрен көтеп алалар, яратып укыйлар. Очрашуда да шагыйрь Габдулла Тукай тормышы аша сүрәтләнгән “Асрамага бирмим туган телне” дигән бик тә мәгънәле шигырен бүләк итте:

– Асрамага бирмим туган телне,

Ул бит түгел ятим бер бала.

Чит тел кемгә тансык инде,

Туган телсез калгач ни була?

– Туган телгә, милләтебезгә мәхәббәтне гаиләдә, кечкенәдән үк бирергә, тәрбияләргә кирәк. Бүген шигырьләрем аша балаларга татар теленең матурлыгын, бик тә кирәкле һәм кадерле булуын аңлата алам икән, максатыма күпмедер дәрәҗәдә ирешкәнмен дип уйлыйм. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында узган очрашуларда балаларның минем шигырьләремне яраты укуын күрү илһам һәм иҗат дәрте өсти, – диде Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Роза апа Хәбибуллина, шагыйрә Лилия Садриева да туган җирдә иҗат итүнең илһам чыганагы булуын ассызыкладылар. Иске Вәрәш авылыннан Бәхиҗә апа Баһауова очрашудан бик канәгать калуын әйтте:

– Очрашудан зур рухи байлык алдым. Әдипләребезнең бүгенге тормышы, иҗат планнары белән таныштым. Шушындый матур очрашуда катнашуым белән үземне бик бәхетле саныйм.

Әйе, шагыйрь-язучыларыбыз туган җирләрендә яшәп иҗат итүләре белән бик бәхетле булсалар, без исә шушындый иҗат кешеләре белән аралашып, бер үк һаваны сулап яшәвебез белән хаклы горурланабыз. Алар язган әсәрләрне һәм шигырьләрне көтеп алабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: