Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туендыручыны югалтканда иминият пенсиясе ничек түләнә

Мөслим районында 223 кеше туендыручыны югалту сәбәпле пенсия ала. Туендыручыны югалтканда иминият пенсиясе мәрхүмнең иждивениесендәге эшкә ярамаучы гаилә әгъзаларына билгеләнә. Әлеге пенсиягә мәрхүмнең иминият стажы булу (бер көн генә булса да), иждивениедәге гаилә әгъзалары аның үлеменә кагылышлы җинаять кылмаса, дәгъва итә алалар. Туендыручыны югалтканда, пенсиягә хокуклы затлар: - туендыручының 18...

Мөслим районында 223 кеше туендыручыны югалту сәбәпле пенсия ала.

Туендыручыны югалтканда иминият пенсиясе мәрхүмнең иждивениесендәге эшкә ярамаучы гаилә әгъзаларына билгеләнә. Әлеге пенсиягә мәрхүмнең иминият стажы булу (бер көн генә булса да), иждивениедәге гаилә әгъзалары аның үлеменә кагылышлы җинаять кылмаса, дәгъва итә алалар.

Туендыручыны югалтканда, пенсиягә хокуклы затлар:

- туендыручының 18 яшькә җитмәгән балалары, кыз һәм ир бертуганнары, оныклары. Уку йортларында укучылар әлеге пенсияне 23 яшькә кадәр ала.

- мәрхүмнең 18 яше тулганчы инвалидлык алган балалары, эшкә яраклы әти-әниләре булмаган очракта кыз һәм ир бертуганнары, оныклары 23 яшьтән соң да әлеге пенсияне ала.

- мәрхүмнең 14 яше тулмаган балаларын, ир һәм кыз бертуганнарын яки оныкларын караучы эшләмәүче әтисе я әнисе, тормыш иптәше, әбисе я бабасы. Бала караучының туендыручының иждивениесендә торуы мәҗбүри түгел.

- мәрхүм туендыручының 55 һәм 60 яшькә җиткән яки инвалид әти-әнисе яки тормыш иптәше;

- туендыручының тәрбияләүчеләре булмаган 55 һәм 60 яшькә җиткән яки инвалид әбисе һәм бабасы;

- яшәү өчен чыганаклары югалса, мәрхүмнең иждивениесендә тормасалар да һәм мәрхүмнең үлеменнән күпме вакыт узса да, мәрхүм туендыручының эшкә яраксыз әти-әниләре һәм тормыш иптәше;

- гаилә әгъзаларын тәэмин итү тулысынча мәрхүм туендыручы өстендә булса, яки аның ярдәме бердәнбер яшәү чыганагы булган кешеләр иждивениедә дип кабул ителәләр.

Үлгән ата-аналарның 18 яшькә кадәр балаларының иждивениедә икәнен исбатлау таләп ителми.

Баланы уллыкка алучылар туендыручыны югалту сәбәпле иминият пенсиясе алырга хокуклы. Балигъ булмаган балаларның иминият пенсиясенә хокукы уллыкка алынган очракта да саклана.

Үги ата яки үги ана туендыручыны югалтканда, баланы биш елдан артыграк тәрбияләгән очракта, иминият пенсиясенә дәгъва кыла ала. Үги балалар имният пенсиясенә үз балалары кебек үк дәгъва итәләр.

Туендыручыны югалту буенча пенсия артыннан гариза белән Россия Пенсия фондының тору урыны буенча яки теркәлү урыны буенча территориаль органына барырга кирәк. РФ гражданнары паспорты, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларга яшәүөчен рөхсәт кәгазе, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС), туендыручының вафаты турында документлар (үлү турында таныклык), туганлыкны исбатлаучы документлар, мәрхүмнең иминият стажын раслаучы документлар, өстәмә шартларны исбат итүче документлар булуы да зарур.

Туендыручыны югалту сәбәпле иминият пенсиясе артыннан үлем очрагыннан алып 12 айдан артмаган вакыт эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россиянең пенсия фонды Мөслим районы бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев