Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туберкулездан ничек сакланырга?

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 1908 елда ак ромашка чәчәге туберкулезга каршы көрәш эмблемасы итеп сайлана. Туберкулезга каршы көрәш көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара туберкулезга һәм үпкә авыруларына каршы көрәш берлеге тарафыннан 1982 елда билгеләнә башлый. 1998 елдан башлап Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне...

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 1908 елда ак ромашка чәчәге туберкулезга каршы көрәш эмблемасы итеп сайлана. Туберкулезга каршы көрәш көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара туберкулезга һәм үпкә авыруларына каршы көрәш берлеге тарафыннан 1982 елда билгеләнә башлый. 1998 елдан башлап Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми ярдәменә ия.

Нинди авыру соң ул туберкулез, каян килеп чыккан, туберкулезга каршы ничек көрәшергә? Бүгенге әңгәмәбездә шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Әңгәмәдәшебез - район үзәк хастаханәсенең табиб-фтизиаторы Фәрит Шәңгәрәев.

- Фәрит Габдуллович, туберкулез авыруына аңлатма биреп китсәгез иде. Ул нинди авыру һәм кайсы органнарда еш очрый?

- Туберкулез - иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча әлеге авырудан ел саен миллионнарча кеше үлә. Туберкулез микробактерияләре - "кох таякчыклары" бөтен органнарны да диярлек зарарлый. Әмма иң еш очрый торганы ул - үпкә туберкулезы. Икенче урында - умыртка баганасы һәм сөяк-буыннар зарарлану, өченче урында бәвел юллары һәм бөерләр туберкулезы. Йогышлылыгы буенча иң куркынычы - үпкә һәм бронхлар, күкрәк читлеге эчендәге лимфа төеннәре туберкулезы. Тикшерүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә, ачык формадагы туберкулез авыруы әйләнә-тирәдәге берничә дистә сәламәт кешегә йогарга мөмкин.

- Туберкулез авыруына кем тизрәк бирешә? Әлеге авыруны йоктырмас өчен ничек сакланырга?

- Авыруны тиз йоктыручылар төркеменә шикәр диабеты, хроник үпкә авырулары, бронхиаль астма, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, бөер авырулары, алкоголизм, наркомания белән интегүчеләр, гармональ дарулар кабул итүчеләр, ВИЧ инфекциясе белән исәптә торучылар керә. ВИЧ инфециясе белән исәптә торучылар һәм төрмәдән кайтучылар алты ай саен флюорография үтәргә тиеш. Башкаларга флюорографияне ел саен үтәргә киңәш итәм. Чөнки бу чара туберкулезны һәм башка үпкә авыруларын башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Әлеге таләп "Туберкулезга каршы көрәш һәм туберкулезны туктату турында"гы 77 санлы Федераль канунда да билгеләнгән. Канун таләбе нигезендә 14 яше тулган һәр граждан профилактик флюорография үтәргә тиеш.

- Фәрит Габдуллович, халыкта флюорография үтү - сәламәтлек өчен зарарлы, дигән сүзләр дә йөри. Кайберәүләр нәкъ менә шушы сәбәп белән флюорография үтмиләр. Белгеч буларак, Сезнең фикер нинди?

- Бу фикер дөрес түгел, дим, чөнки тикшерү аз дозалы нурланышлы цифрлы һәм пленкалы аппаратларда үткәрелә. Мәсәлән, апрель-май айларында кояш нурлары флюорография аппаратларыннан көчлерәк нур тарата. 2013 елдан туберкулин пробалары 1-7 яшьлек балаларга гына куела. Ә 8-17 яшьлек балаларга диоскин тестлары куела.

- Туберкулез белән авыручылар кайда дәваланалар? Безнең республикада андый хастаханәләр бармы, дәвалану вакыты күпме?

- Туберкулез авыруы ачыкланган авырулар күп очракта Әлмәт шәһәрендәге туберкулезга каршы дәүләт автоном диспансерда дәваланалар. Авыруны дәвалау чоры төрлечә - берничә айдан берәр елга кадәр сузылырга мөмкин. Бу үпкәнең күпме күләмдә зарарлануына бәйле. Дәвалау никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшырак. Ачык туберкулез белән авыручы белән аралашкан очракта, чираттан тыш флюорография үтәргә, кан һәм бәвел анализларын бирергә, туберкулин пробасы һәм диаскин тесты үтәргә кирәк. Туберкулез таякчыклары бүлеп чыгаручы авыру белән контактта булган кешегә ике айдан да ким булмаган дәвалау курсы үтәргә кирәк, шулай ук алты ай саен флюорография үтеп тору да мәҗбүри.

- Авыру башлануның аерым бер билгеләре бармы?

- Кызганычка каршы, үпкә туберкулезының үзенә генә хас аерым билгеләре юк. Башлангыч чорында кеше үзенең авыру икәнен белмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, коры һәм юеш ютәл яисә какрык килгән очракта да, температура булу (37-37,5 градус тирәсе), ябыгу, тиз ару, хәл булмау, тирләү туберкулезга гына хас билгеләр түгел. Мондый билгеләр ОРВИ, ОРЗ, грипп һәм башка авырулар вакытында да күзәтелергә мөмкин.

- Сүзебезне йомгаклап, нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?

- Даими тикшерелеп торыгыз, тиешле вакытта флюорография, диспансеризация үтегез. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!

Узган елда районда дүрт кешенең туберкулез белән авыруы ачыкланган. Быел тагын бер авыру теркәлгән. Бүген район үзәк хастаханәсендә туберкулез белән авыручы 12 кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев