Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төсләр яраштырабыз!

Киемдә берничә төс куллана белү зур осталык таләп итә! Бүген без сезне шул осталыкның серләренә өйрәтәбез.

■       Өстәмә төсләр

җылы төсләр гаммасы

Бер төп төсне (кызыл, сары яки зәңгәр) сайлап алыгыз һәм аңа якын булган төсмерләр өстәгез. Мисал өчен, кызыл чалбар, кызгылт күлмәк һәм тагын да ачыграк сумка.

Яки

■       Өстәмә төсләр

салкын төсләр гаммасы

Комплекттан бер-ике тонга яктырак яки, киресенчә, караңгырак деталь өстәгез. Мисал өчен, яшел чалбар, шул яшелдән бер тонга яктырак футболка һәм тагын да яктырак җиңелчә курткага акцент итеп зәңгәр каеш сайлагыз.

■ Капма-каршы төсләрне куллану Киемнең төп төсенә, мисал өчен, шәмәхә итәк һәм шул ук төстәге пиджакка деталь итеп якты әфлисун төсендәге топ яки блуза өстәгез.

■ Контраст төсләрне куллану

Контраст төсләр арасында башка өч төс булыр. Мисал өчен, спектрга карап, сары күлмәк белән куртка янына зәңгәр сумка алсагыз, сез бик эффектлы күренерсез!

■ Өстәмә төсләр (спектрда алар төп төсләр — сары, кызыл, зәңгәр төсләр арасында урна шкан) + монохром төс. Төсле комплектны соры, кара һәм ак төсләр тагын да баетачак. Мисал өчен, кызгылт күлмәк һәм туфли белән саргылт сумкага соры плащ бик килешәчәк!

■ Капма-каршы төсләр + монохром төсләр

Шул ук хәл: мисал өчен, зәңгәр пиджак һәм туфлинең әфлисун чалбар белән ярашуын ак күлмәк ассызыклар гына.

Әгәр дә сез күзгә ташланып торган төсле кием кигәнсез икән, бизәнү әйберләренең мөмкин кадәр тыйнагракларын сайлау зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев