Мөслим-информ

Цифрлы телевидениегә күчәбез

Ел башыннан старт алган цифрлы телевидениегә күчү процессы октябрь аенда төгәлләнер дип фаразлана. Белгечләр цифрлы телевидениегә күчү чыгымнары минималь булачак дип белдерә. Түләүсез һәм гомуми пакетка Россиянең 20 топ-каналы керә.

– Теләсә кайсы телевизорны да цифрлы телевидениегә тоташтырып булуын аңлау мөһим. Бары тик төрле аппаратлар өчен куштыру ысуллары беркадәр аерылырга мөмкин. Ягъни телевизорыгыз никадәр яңа булса, цифрлы телевидениегә тоташтыру шулкадәр җиңелрәк булачак. Ләкин иң иске модель телевизорны да цифрлы телевидениегә күчереп була, – ди белгечләр. 
Заманча яссы телевизор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар (ресивер) да җиһазның корпусына урнаштырылган. Шуңа күрә “цифр”га күчү өчен турыдан-туры антеннага кушылырга кирәк. 2013 елга кадәр чыккан яссы модельле телевизорларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән, аерым приставка (ресивер) аласы була. Ул иске, кинескоплы телевизорлар өчен, һичшиксез, кирәк. Кабельле телевидение кулланганда яисә спутник тәлинкәсе эшләгәндә антенна куелмый. 
– Социаль якланмаган категориядәге гражданнарга цифрлы телевизион тапшыруларга күчүдә адреслы ярдәм күрсәтү максатында ТР Министрлар кабинеты “2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында” карар кабул итте. Компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә күрсәтеләчәк. Ләкин җиһазларның һәр төре буенча компенсация 1000 сумнан да артык булмаячак, – ди районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина. 
Районда әлеге компенсациягә якынча 1300 кеше дәгъва итә. Димәк, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм балага айлык пособие алучы күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр, 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерлар, ялгыз яшәүче инвалидлар һәм инвалидлардан торган гаиләләр (җан башына уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган очракта) компенсация алу хокукына ия, дигән сүз. Компенсация билгеләү өчен, 2019 нчы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: 
– компенсация билгеләү турында гариза биргән айга кадәрге өч ай эчендә гаиләнең һәр әгъзасының керемнәрен раслаучы документлар; 
– цифрлы телевидение тапшырулар сигналын кабул итү өчен сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна өчен түләүне раслаучы документ. 
– Балага айлык пособие алучы гаиләләр керемнәр турында документлар бирү зарурлыгыннан азат ителә, – ди республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы филиалы җитәкчесе Нурсибә Мингалимова. 
Лилия ШӘЙМИЕВА.

 

Фото-Pixabay.com 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: