Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидение карыйбыз

14 октябрьдән федераль каналларны аналоглы трансляцияләү туктатыла.

Шунысы бар: Татарстанның 157 торак пункты цифрлы телевидениене колачлау зонасыннан читтә урнашкан. Аерым категория гражданнарга республикада кирәкле җиһазларны сатып алган һәм монтажлаган өчен субсидия бирелә. Цифрлы телевидениегә күчү буенча сорауларыгыз булса, тәүлек әйләнәсе эшләүче региональ контакт үзәгенә шалтырата аласыз. Телефон: 8-800-222-8-716.

Мөслим районында 8060 хуҗалык исәпләнә. Авыл җирлекләре территорияләрендә цифрлы телевидениегә күчү буенча халыкка аңлату эшләре алып барылды. Телевидениегә кушылу буенча проблемалар килеп чыкканда авыл җирлекләре советларына яисә “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләүче волонтерларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифровое вещание переход на цифру цифрлы тв