Мөслим-информ

Төшенкелеккә бирелмәгез

Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.

Иң элек, ялгызыгыз тыныч бүлмәдә йомшак кәнәфигә җайлап кына утырыгыз.

1. Аннары күзләрегезне йомыгыз да, үзегез яраткан образ яисә картинаны күз алдына китерегез. Күңелле мизгелләрне искә төшерү кеше йөзенә елмаю чыгармыйча калмас.

2. Рухи төшенкелекне бик нык тартылган җилем җеп итеп күз алдына китерегез, һәм уегыз белән әлеге җепнең бер башын акрынлап кына ычкындыра башлагыз. Йомыла барган җилем күңелдәге киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк.

3. Ә инде тыныч күр өстен күз алдына китерү бит мускулларының киеренкелеген сүрелдерәчәк. Моны тирән итеп алынган сулышны салмак кына чыгару күнегүе аша эшләргә киңәш ителә. Күлнең тынлыгы күзаллау аша йөзегезгә күчәчәк (әлеге сулыш күнегүе 10-15 тапкыр эшләнә).

4. Инде җиләкле җәйге аланны күз алдына китерегез: тирә-як тынып калган, кошлар сайрый, агач яфраклары лепердәшә, җил чәчләрне иркәли... “Дөнья нинди матур, ә миңа рәхәт”кебек сүзләрне кат-кат кабатлагыз.

Йомгаклау итеп, Америка галиме Роберт Элиотның менә бу киңәшен исегездә калдырыгыз. Аның фикеренчә, кеше тормышта ике төп кагыйдә буенча яшәргә тиеш. Беренчесе — “Вак-төяккә борчылмагыз!” Икенчесе — “Барысы да — вак-төяк”.

http://syuyumbike.ru/

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: