Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төшә бит! Сиздегезме?

Бер ай элек бәяләр кинәт күтәрелү азык-төлекне күпләп сатып алуга китерде. Соңгы көннәрдә кайбер төр продукциягә бәяләр сизелерлек төште.

Көндәлек кирәкле азык-төлек – шикәр комы, тоз, онга бәяләр сизелерлек төшкән. Шикәр комының бер килограммы узган ат­нада 122 сум тора иде. Бүген максималь бәя 92 сум тәшкил итә. Кайбер кибетләрдә шикәр ко­мын 87 сумга да табарга мөмкин. Тозның бер кило­граммы бүгенге көндә – 8 сум. Берничә атна элек күп кибетләр аның килосын 23 сумнан сатты.

– Авыл кибетләрендә һәм зур челтәр кибетләрендә ике атна тоз бөтенләй сату­да булмады. “Запаслар бет­те” дисәләр дә, ике атна­дан тоз янәдән сатуга чык­ты һәм, әйтергә кирәк, аның бәясе өч мәртәбә төште. Онга килгәндә, аның бер кило­граммы бүгенге көндә 44 сум тора. Тоз кебек он да киштәләрдән югалып торды. Хәзер кибетләрдә он бар һәм төрле сорттан тәкъдим ителә, – ди ТР Дәүләт алкоголь ин­спекциясе Түбән Кама терри­ториаль бүлегенең өлкән бел­гече Алена Виноградова.

Кибетләрдә ярма бәяләре дә сизелерлек төшкән. Ви­таминнарга бай булган өчен халык телендә “ярмалар патшабикәсе” дип йөртелүче карабодайның бер килосын бүген 74 сумга сатып алыр­га була.

– Коткыга бирелеп, бик күп азык-төлек запасы тупла­учылар булды. Ярмаларның саклану вакыты – өч-алты ай. Шушы вакыттан соң алар исләнә, бозыла башлый. Го­мер буена җитәрлек запас туплап булмый. Кирәксә-кирәкмәсә дә тозын, шырпы­сын, чәен, онын һәм башка­сын җыючылар бар. Каудар­ланып продукция җыймагыз! – ди Алена Виноградова.

Җирлегебездәге җитештерүчеләрнең продукцияләренә дә бәя артканын райондашлары­быз сизми калмагандыр. Бу бигрәк тә икмәк-булка эшләнмәләрендә сизел­де. Эшмәкәрләр тәкъдим иткән ярымфабрикатларга бәяләрнең дә ике мәртәбә ар­туын хәбәр итә Алена Вино­градова.

Яшелчәләргә килгәндә, икенче икмәк саналган бәрәңгегә бәя төшәргә уй­ламый. Аның бәясе та­гын күтәрелгән! Бүген кибетләр аның бер кило­граммын 45-60 сумнан сата. Ә менә кәбестә һәм суганның бәяләре төшкән. Кәбестә кибетләрдә 76-80 сум тора. Ике атна дәвамында аның килограммы 134 сум торды. Суган бәясе бүген – 45 сум. Атна-ун көн элек суганны райондашларыбыз 68 сум­га сатып алды. Виктория җиләгенең бер килограм­мы 1500 сумга кадәр җитте. Бүген ул 500 сум тора. Җиләк кыйммәт булса да, халык җиләкне ала!

– Бәяләр гел болай тормас, дип уйлыйбыз. Азык-төлеккә генә түгел, көнкүреш техни­касына да бәя төшә башла­ды. Сөт продукциясенә дә бәя төшәр, дип көтәбез. Ник дигәндә, бәяләрен күтәрмәгән җитештерүчеләргә дәүләттән субсидияләр бирелә башла­ды. Субсидия эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме буларак бирелә. Ике як өчен дә уңайлы – халык та канәгать, җитештерүчеләрнең дә эше тукталмый, – ди Алена Вино­градова.

Мөслим кибетләрендә җиләк-җимешләргә бәя си­зелерлек төшкән. Банан, алма, мандарин бәяләре бүген 83, 60 һәм 98 сум тора. Моңа кадәр бәяләр икеләтә күтәрелгән иде. Сарман райо­ныннан китерелгән кыярның килограммы 90-110 сум тәшкил итә. Үзебезнең про­дукция читтән кертелгән яшелчә-җимешләргә көндәш булырлык!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X