Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрәзәләрегез кая карый?

Ишекләр көнбатышка карарга тиеш түгел, көнчыгышка карарга тиеш. Бер дустым шундый фикер-тәгълимат белән бүлеште. 

... Берничә көн инде тәрәзәмдә кояш баюын күрәм. Берничә көн дәвамында бер үк күренеш: ашыгыч ярдәм машиналары каядыр ашыга. Киләләр дә китәләр... Триллер да, фантастик кинофильм да түгел. Хастаханә. Ашыгыч ярдәм машиналары көн саен кемнәрнедер алып китә. Кемне кая илтүләре мөһим түгел. Хәер, кая икәнлеге болай да аңлашыла: башка хастаханәгә! Вируслы пневмония, бәлки, коронавирус белән чирләүчеләр йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Машиналар көненә берничә рейс ясый. Башкача булмый. Сирена тавышыннан ук йөрәк жу итә. Кемгәдер ярдәм кирәк, димәк. Исән генә була күрсеннәр! Исән-сау, терелеп кайтырга язсын һәммәсенә дә!..
Тәрәзәм көнбатышка карый. Юк, куркытмый. Кемнең кайчан китәсен белгән юк, тормыш – бары мизгел!.. Гомер-мизгел турында уйландыра...
...Табибым, әнә, чираттагы авыруны йогышлы авырулар хастаханәсенә озатып керде. Кулларын антисептик белән уа-уа: “Курыкмыйсыңмы? Чирнең оясына килгәнсең”, – ди. Ярый ла, мин бүген генә монда. Ә табиблар көн саен шушы чир белән очраша бит.
– Авыр көн булды бүген, каты авырулар. Хәерлегә булсын... 
...Берәүгә, әнә, якыннары килгән. Бала тудыру йортындагы кебек – тәрәзә аша сөйләшәләр. Хастаханәгә кертмиләр. Кертмиләр һәм ... чыгармыйлар да. Тәртибе шундый. Аралашу саклану максатында чикләнгән. Күрешү тыела. Кайчак үземне төрмәдәге кебек хис итәм. Тик, тоткыннардан аермалы буларак, мин кояшны күрә, саф һава сулый, якыннарымны күрә алам. Тәрәзәдән булса да.
...Тәрәзәм көнбатышка карый. Хәер, тәрәзә бит! Ишек түгел...
Хасилә Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев