Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүлмә гөлләре үстерү серләре

Кем генә гөл үстерергә яратмый икән?! Ләкин утыртканнан соң араларында үсеп китә алмыйча тилмереп утыручылары да бар. Гөлләр тиешле шартларда үссен дисәк, кайбер нечкәлекләрне белү кирәк.

Бүлмә гөлләрен дүрт төрле төркемгә бүлеп үстерергә кирәк, ди белгечләр: күләгә, ярым күләгә, яктылык һәм кояш яратучы. Үсемлекләр телен белмәүчеләр тәрәзә төбен сайлаганда ялгышлыклар җибәрә дә инде. Әгәр дә яңарак кына гөлләр үстерә башлагансыз икән, шуны онытмагыз: яшел яфраклы декоратив үсемлекләр кояш нурларын бик яратып бетерми. Ә менә чуар яфраклы гөлләр исә кояшка бирешми. Чәчәк атмаучы гөлләргә караганда чәчәклеләре кояшны үз итә. Каты һәм нык яфраклылары нечкә һәм юка яфраклыларына караганда кояш нурыннан бик үк зыян күрми.
Белгечләр ачыклык керткәнчә, гөлнең исемен белмәгән килеш аны тиешенчә тәрбияләп тә булмый. Кибеттән яки танышларыгыздан бүлмә гөлләрен аласыз икән, аның исемен язып куегыз.
Көньяк тәрәзәләр
Бу як тәрәзәләрдә кояш нурлары күбрәк була. Төньяк районнарда яшәүчеләр, һич курыкмыйча, гөлләрен әлеге якка караган бүлмәгә утырта ала. Ә менә көньяк төбәкләргә бераз саклык чаралары күрергә туры киләчәк. Тәрәзә төбенә куйган очракта, кояш пешермәсен өчен, ясалма күләгә булдырырга кирәк. Моның өчен пәрдә эләргә, бүлмәне еш җилләтеп торырга онытмагыз. Артык коры һава корткычлар үрчүгә китерә. Шул ук вакытта гөлләрнең яфраклары да коелачак. Коры һава булганда, дымлылыкны саклар өчен гөлләргә су бөркеп торсаң, яхшы.
Көньяк тәрәзәләрдә абутилон, ананас, авокадо, белопероне, банан, бугенвиллия, гибискус, занте деския, ясмин, кордилин пальмасы, яран, пахистахис, Бенджамин фикусы, хойя, хлорофитум, цитрус яхшы үсә. Ә менә өегездә сенполий үстерәсез икән, бу гөлне һич кенә дә көньяк тәрәзәгә куярга ярамый.
Көнчыгыш тәрәзәләр
Бу як тәрәзәләргә кояш нурлары иртәнге якта гына төшә. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә иртәнге кояш үсемлекләр өчен бик шифалы. Мондый урыннарда гөлләр яхшы үсә. Тик шунысы бар: бу як бүлмәләрдә температура «уйнап» тора.
Бирегә алоказия, аспарагус, араукария, ахименес, афеляндра, карабодай гөле (бегония), гардения, драцена, диффенбахия, каладиум, калатея, колумнея, каһвә гөле, маранта, абага, пуансеттия, сингониум, фатсия, филодендрон, ховея, эхмея гөлләрен утыртырга кирәк.
Төньяк тәрәзәләр
Төньякка карап торучы тәрәзәләргә кояш аз төшә, шуңа күрә бу якта караңгылык хөкем сөрә. Бу яктагы бүлмәгә гөлләр куярга уйласагыз, тәрәзәдән 1-2 метрдан да читкә урнаштырмагыз. Үсемлекләр яктылык җитмәүдән тилмерәчәк. Тәрәзәләр салкын кермәслек итеп җылытылган, ике катлы булса әйбәт. Чөнки бу як бүлмә, гадәттә, салкынрак була.
Төньякта аглаонема, антуриум, аспарагус, аспидистра, блехнум, чебен тоткыч гөл (венерина мухоловка), окаймлен драцена, кливия, кыңгырау гөл, үрмәле гөл, пеллея, селагинелла, сциндапсус, фиттония, кечкенә фикус, эписция, циссус яхшы үсә. Ә менә хлорофитум гөле теләсә нинди шартларда да үсәчәк. Бүлмәдә генә түгел, бакчага чыгарып утыртсагыз да үсеп китәчәк.
Көнбатыш тәрәзәләр
Тәрәзәләргә кояш нуры кояш баеган вакытта гына төшә. Эссе көннәрдә бу бүлмәдәге гөлләр рәхәтләнеп үсәчәк. Көнбатыш тәрәзәләргә караган бүлмәләрдәге температураны тәүлек буе бер төрле тотарга була, һаваны сафландырыр өчен төп игътибарны тәрәзә рамнарындагы җылылык изоляциясенә һәм гадәти җилләтүгә юнәлдерергә кирәк.
Бу якта гусмания, каттлея, кодиеум, монстера, панданус, саговник, миләүшә, спатифиллум, тилландсия, күке яше (орхидея), шеффлера, циперус гөлләре үзләрен яхшы хис итә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев