Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәртип һәм чисталык булдыру өчен

Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын үтәү йөзеннән Мөслим районы Башкарма комитетының вазыйфаи затларына Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 25 маддәсе буенча беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бирелде.

Узган ел түбәндәге хокук бозулар буенча 63 беркетмә төзелгән: җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәүгә бәйле (2.6 маддә) – 13 беркетмә; тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу (3.5 маддә) буенча – 8 беркетмә; яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, терлекләр йөртү өчен билгеләнгән мәйданчыкларда, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында транспорт чараларын урнаштырган өчен (3.17 маддә) – 1 беркетмә; җирлек территорияләрен төзекләндерүгә бәйле муниципаль кагыйдәләрне бозу буенча (3.6 маддә) – 42 беркетмә. 
– Барлык беркетмәләр дә муниципаль районның административ комиссиясенә җибәрелде һәм комиссия утырышларында каралды. Салынган штрафларның суммасы 76 мең сум тәшкил итте, шуның 34 мең сумы түләтелде. 28 кешегә штраф салынды, шуларның 26сы – физик зат, 2се – вазыйфаи зат. Түләнмәгән штрафлар буенча бурычларны түләттерү өчен материаллар суд приставлары хезмәтенә җибәрелде. Гомуми суммасы 30 мең сумлык ике материал буенча комиссия карары белән район судына шикаятьләр бирелде – ди район Башкарма комитеты юридик бүлегенең баш белгече Рөстәм Хантимеров. 
Аның сүзләреннән аңлашылганча. 2019 елның беренче кварталында түбәндәге хокук бозулар буенча 41 беркетмә төзелгән: җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү буенча (2.6 маддә) – 40 беркетмә һәм җирлекләр территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен бозу буенча (3.6 маддә) – 1 беркетмә. Беркетмәләр административ комиссия утырышында каралган. Салынган штрафлар суммасы – 32 мең сум тәшкил итеп, шуның 7 мең сумы түләтелгән. 32 кеше штрафка тартылган, барысы да – физик затлар. 
– Түләнмәгән штрафлар буенча түләү вакыты узмау сәбәпле, әлегә материаллар суд приставлары хезмәтенә җибәрелми тора, – ди Рөстәм Хантимеров. 
ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексын бозу очракларын профилактикалау һәм ачыклау өчен көн саен Мөслим авылы буенча күзәтү һәм тикшерү үткәрелә. Мөслим авылы сәүдә объектлары милекчеләре, хезмәт күрсәтү оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән территорияләрне җыештыру (җәй көне – үләнне даими чабу, кышкы чорда – кардан чистарту), биналарның фасадларын тәртиптә тоту, тышкы мәгълүматны урнаштыру буенча эш алып барыла. Күпфатирлы йортлар территориясендә ЮХИДИ һәм дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән уртак рейдлар оештырыла. ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексын бозуларны бетерү кирәклеге турында предписаниеләр бирелә, телдән кисәтүләр ясала. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә муниципаль милеккә зыян китерүче затларны ачыклау буенча чаралар үткәрелә. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүгә яки тиешенчә башкармауга бәйле мәсьәләләрне вакытында хәл итү өчен “WhatsAрр” мессенджерында “ЕДДС” төркеме дә актив кулланыла. 
– 2019 елда Вәрәшбаш, Метрәй, Иске Карамалы, Исәнсеф, Яңа Усы авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелгән күчмә тикшерүләр барышында шәхси йорт биләмәләре территорияләрендә тирес, каты көнкүреш калдыкларын туплау белән бәйле төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыкланды. Барлык хокук бозучыларга беркетмә төзү өчен повестка җибәрелде. Бүгенге көндә күчмә тикшерүләр дәвам итә. Калдыкларны туплау башлыча кереп булмый торган территорияләрдә урнашкан һәм аларны квадрокоптер ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин, – ди Рөстәм Хантимеров. 
Бүгенге көндә Татарстан территориясендә “Халык инспекторы” мобиль программасы актив эшли һәм теләге булган һәркем, әлеге кушымтаны телефонга куеп, үзенең торак пункты территориясендә тәртип урнаштыруда катнаша ала. Әлеге программа ярдәмендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудан тыш, чүп-чар ташлау, яшел үсентеләр булган территориядә парковка фактларын да теркәргә мөмкин. Моның өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, программага кереп, хокук бозу фактын төшереп җибәрергә генә кирәк. Әлеге хокук бозу фактларын карау районның административ комиссиясе компетенциясенә керә. 

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев