Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортчылар бүләк ала

Районыбызның спортчы егетләре физкультурачылар көнен тантаналы шартларда билгеләп үтте.

Берничә ел элек Мөслимдә спорт белән шөгыльләнү өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм бассейн бар иде. Бүген спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Теннис, волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнарга мөмкинлек бирүче, тренажер, юыну бүлмәләре булган универсаль спорт залы эшли. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дә шунда күчте. Тагын бер бассейн төзелеп килә, чаңгы базасын төзү планлаштырыла. Ат спорты мәктәбе сафка басты. Мәктәп территорияләрендә футбол, баскетбол мәйданчыклары булдырылды. Алар парк-скверларда да җитәрлек. Спорт белән шөгыльләнү өчен теләк кенә кирәк!

Бүген балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 11 юнәлештә 500ләп бала шөгыльләнә. Алар арасында республика, рәсәйкүләм бәйгеләрдә үзләрен күрсәткәннәре бар. Алай гынамы соң, Мөслим егетләре бүген Татарстан, Россия җыелма командалары составында шөгыльләнә! Арабызда Европа чемпионнары үсә!

Европа, Россия чемпионнарын тәрбияләүче тренерлар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләр дә алды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе методисты Гөлназ Гыйздуллина, тренер Ларис Бариев һәм спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев ТР Спорт министрлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар. Тренерлар Илдар Мадьяров һәм Илназ Кашапов “ТР физик культура һәм спорт отличнигы” билгесенә ия булдылар. Спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов һәм дирекция хезмәткәре Рүзәл Исанаев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләрне спортчыларга район башлыгы Рамил Муллин тапшырды һәм киләчәктә дә ярышлардан җиңүләр белән кайтуларын теләде.

– Спортның һәр төрендә матур күрсәткечләребез бар. Россия, дөньякүләм бәйгеләрдән җиңүләр белән кайтасыз. Җәмәгать эшләрендә дә актив булуыгыз белән сокландырасыз, – диде ул.

Рамил Хәмзович үзе дә бүләкләнде – аңа Татарстан Республикасы армрестлинг федерациясе президенты Т. Әхмәтҗановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев