Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбияләргә соңламагыз!

Кайберәүләрнең (алар­ны кеше дип әйтергә тел әйләнми) кылган гамәлләренә карыйсың да шаккатасың.

Алдагы елларда юл кы­рыйларына утыртылган агач-куакларны, чәчәкләрне төбе-тамыры белән йолкып атып интектергәннәр иде. Бу эшләрне олы яшьтәгеләрнең эшләве күңелдә ниндидер юш­кын калдырды. Бала-чага кулы тисә, алар нәрсә эшләгәнне аңламый дияр идек. Бу тор­мышта күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәрнең башка­лар хезмәтен аяк астына салып таптаулары тетрәндерде. Баш­каларга, бигрәк тә үсеп килүче буынга үгет-нәсихәт бирәсе, аларны тәрбиялисе урында бит бу!

Кыш көне дә вандаллык очраклары белән очрашыр­га туры килде. Мөслимдә тау шуу өчен көйләнгән карьерга җылыну, кием-салым алмаш­тыру өчен куелган автобусның тәрәзәләрен ватып, ишекләрен каерып, салон эчен хайван аб­зарына әйләндергәннәр иде. “Кулың кычытса, эш эшлә!” – дияргә ярата иде безнең бабай. Ә вандаллар, куллары кычыт­кач, дәүләт милкенә зыян сал­ганнар.

Бу атнада район үзәгендәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы хәлләрне күреп, җаннар өшеде. Иң изге урынга зыян салудан да тайчанмаган бәндәләрнең ара­бызда яшәве куркыта. Һәйкәл янындагы дүрт яктырткычны да йолкып алганнар. Алып таш­ласалар гына бер хәл булыр иде! Өстенә басып-изеп таптаган­нар, төзәтеп булмаслык хәлгә җиткергәннәр.

– Ни кызганыч, вандал­лык очраклары белән еш бул­маса да, очрашып торабыз. Соңгысы аеруча күңелгә тиде. Мөслимебездә узган татар әдәбияты көннәрендә тап бул­дык бу хәлгә. Язучылар мемори­аль комплекска кергәнче баш­карылган әлеге гамәл. Иртәнге якта җыештыручылар паркны бер мәртәбә урап, чүпләрен җыештырып, һәйкәлләрнең төзеклеген карап чыга. Ул көнне дә барысы да тәртиптә иде. Махсус эшләнгән эшме, юкмы, аңламассың! Ул гына да түгел, парктагы стелаларны да пычраткан вандаллар. Анда язылган сүзләрдән чәчләрең үрә торырлык. Ярый, аларын юып бетереп булды. Яктырт­кычларны төзәтеп булмаячак, аларга өр-яңадан заказ бирәсе булачак. Кыйммәтле яктырт­кычларны әхлаксызларның үзләренә дә түләттерер идек, ләкин аларны ачыклау авыр булачак. Чөнки ул урыннарны видеокамераларның төшермәве ачыкланды. Алга таба каме­ралар паркның бөтен почма­гын күрерлек итеп урнашты­рылачак, – диде Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Мөслимдә 2019 ел Рухи- әхлакый үсеш елы дип игъ­лан ителгән иде. Һәм аның, бер ел белән генә чикләнмичә, дәвамлы булачагы ассызы­кланды. Бу аңлашыла да, чөнки әхлак тәрбиясе бер ел белән генә чикләнә алмый. Ул – дәвамлы процесс.

– Мөслим хал к ы әдәплелеккә өйрәнә башлады дисәң дә буладыр. Яңа елны каршы алганда ясалган кар фигураларының берсен дә ва­тып, ямьсезләп китмәделәр быел. Су буйларына барсаң, гаҗәеп дөнья. Ул хозурлыктан күңелләр, күзләр ял итә. Ләкин халыкның тәртипсезлеге микән инде бу – утыргычларны анда-монда күчереп йөртәләр, көнбагыш чүбе белән тротуар­ларны чүпләргә дә күп сора­мыйлар. “Кояшлы Ык” ял зона­сына килүчеләр су буйларының чисталыгына, гүзәллегенә со­кланып йөри. Төнлә биредә ясап калдырылган чүп өемнәрен иртә таңнан килеп җыештырып киткәннәрнең хезмәтен күрми шул алар, – ди Наилә Фәрсиева.

Матурлыкка кулы күтәрелгән кешенең җаны шакшы була. Башта әйберләр генә җимергән куллар соңрак якыннарына да күтәрелмәсме? Әти-әниләр, балаларыгызны тәрбияләргә соңламагыз!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев