Мөслим-информ

Тәрбиягә бала алучылар саны районда арта бара

Бу көннәрдә район опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре Иске Карамалы һәм Күбәк авылларында тәрбиягә алынган бала алган 9 гаиләдә булып, аларда балаларның яшәү шартлары һәм көнкүрешләре белән танышып кайтты.

Гаиләләрнең һәркайсында балалар өчен яхшы уку һәм яшәү шартлары тубырылган, дип белдерде бүлек хезмәткәрләре.

Районыбызда тәрбиягә бала алучы, балаларга әти-әни җылысын бүләк итүче гаиләләр кимеми. Күбәк авылыннан Камаловлар гаиләсе тагын 4 бертуган кызга гаилә җылысы бүләк иттеләр. Әлеге кызларны Аксубай районы балалар йортыннан алып кайттылар. Иске Вәрәш авылына Фазлыевлар гаиләсенә кунакка кайткан 3 бертуган кыз да әлеге гаиләдә яшәргә калдылар. Шушы ук авылдан Хафизовлар гаиләсе дә ике бертуган баланы тәрбиягә алган.

18 яше тулган, тәрбиягә алынган ике балага Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләреннән республиканың соөиаль найм нигезендә эшләүче махсуслаштырылган торак фондыннан фатирлар биреләчәген дә әйтте бүлек хезмәткәрләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: