Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиягә бала алган гаиләләр тәҗрибә уртаклаша

"Мизгел" яшьләр үзәгендә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән чираттагы җыелыш узды. Анда Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү үзәге җитәкчесе Галина Сатаева, методист Резеда Ильина, педагог-психолог Нина Пантелеева, үзәкнең юристы һәм социаль педагоглары да катнашты.

Җирлегебездә тәрбиягә бала алган 78 гаиләдә бүгенге көндә 173 бала яши. Шулай ук 22 опекун гаилә дә теркәлгән. Аларда ... бала тулы канлы тормыш рәвеше алып бара. Үз чыгышында Галина Сатаева ятим балалар белән алып барылучы эшнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Тәрбиягә бала алырга теләгән әти-әниләрне психологик һәм педагогик яктан әзерләү, бу гаиләләргә юридик, медицина, социаль-хокукый ярдәм күрсәтү нечкәлекләре турында да сүз булды. Әлеге үзәк интернат учреждениеләрен тәмамлаган 18 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге егет-кызларны социаль кунакханә белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Авыр тормыш шартлары алдында калган ятимнәргә социаль адаптация чорын уздырырга ярдәм итү дә үзәкнең төп бурычы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама