Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиячеләрнең район конференциясе үтте

Муниципаль мәгариф системасындагы проектларга грант ярдәме күрсәтү” темасын ачкан чараның секция утырышларында катнашучыларын Мөслимнең Г. Тукай исемендәге урта мәктәбе кабул итте.

Чәршәмбе көнне гомуми белем бирү мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең район конференциясе үтте. “Муниципаль мәгариф системасындагы проектларга грант ярдәме күрсәтү” темасын ачкан чараның секция утырышларында катнашучыларын Мөслимнең Г. Тукай исемендәге урта мәктәбе кабул итте. Секцияләрдә “Тәрбия сәгатьләре өчен иң яхшы кулланма”, “Мәктәптә, балалар бакчасында рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы программа”, “Туган телем – анам теле”, “Хезмәт тәрбиясе буенча иң яхшы мәйданчык” һәм башка  проектлар турында фикер алышу, нигезләмәләрне булдыру, критерийларны аныклау кебек эшләр башкарылды.   

Район мәдәният йортында үткән пленар өлештә чыгыш ясаучылар залда утыручылар игътибарына проект-программаларның юнәлешләрен, төп максатларын игълан иттеләр, көтелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

Конференция эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Муллин, проектларның актуальлеген билгеләгән хәлдә, бүгенге көндә югары әхлаклы балалар тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Тәкъдим ителгән проектларның барысын да хуплап, аның матди тәэмин ителешен ышандырды һәм агымдагы уку елын  мәгарифтә әхлакый тәрбия елы дип игълан итәргә дигән тәкъдимен җиткерде.

Мөнирә Арсланова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев