Мөслим-информ

Тәрбия җитми

Җирлегебезнең матурлыгына сокланмаган кеше юк. Матурлыкны саклый белергә кирәклеген генә онытып җибәрәбез.

Соңгы елларда Мөслим күзгә күренеп үзгәрде. Биналар яңа күлмәк киде, бүген һәркайсының территориясе гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Туган җиребезнең табигый матурлыгын ассызыклап, Ык буенда төзекләндерү эшләре башкарылды, парк-скверлар барлыкка килде. Мөслимгә кунак булып килгән һәркем җирлегебезнең төзеклегенә, чисталыгына соклана. Шулай булмыйни, матурлыкны һәркем ярата! 
...Өйдә ремонт ясадык. Аш бүлмәсенә яңа җиһазлар да алынды. Матур! Хәзер аш бүлмәсеннән чыгасы да килми. Матурлыкны күреп күңел сөенә. Өстәл-шкафларны карап кына торабыз. Яңа әйберне бигрәк тә саклыйсы килә бит инде ул. Тузан да кундырасы килми. Җирлегебездә сафка баскан сквер-паркларга да мөнәсәбәт шундый булырга тиеш кебек. Сакчыл мөнәсәбәт, әйберне кадерләп тоту кирәк, диюем. 
Соңгы елларда чисталык буенча рейдка чыккан юк иде. Нигә чыгасың?! Җирлегебез төзекләнде, матурланды. Бу матурлыкны бозарга кем җөрьәт итсен?! Шулай дип уйлый идек. Баксаң, матурлыкка кул сузучылар: чүп ташлаучылар, әйбер ватучылар да бар икән. Пушкин скверында берничә утыргычның такталары юк. “Кояшлы Ык”та яктырткычларның лампалары ватылган. Тик торган әйбернең кемгә зыяны тигән?! Өлкәннәр әйбер ватып йөрмәс инде. Алай дисәң, балаларга бу ник кирәк?! Алар кемнән өйрәнә? Кайбер балаларның (хәер, өлкәннәр арасында да бар андыйлар) туңдырма яки конфет кәгазен урамда ташлап калдыруларын күргән бар. Шелтә белдерсәң, кайберләре “телләшергә” дә күп сорамый. Әти-әниләре чүпне чүп савытына ташларга өйрәтми микән?! Хәзер урамда чүп савытлары да бар, югыйсә. Бер-ике адым атларга иренәләр, күрәсең. Бердән, тирә-юньне чүплиләр, икенчедән, кеше хезмәтен хөрмәт итмиләр. 
Әйткәнемчә, өлкәннәр арасында да бар андыйлар (балалар кемнән өйрәнсен инде?!). Халык телендә “энергетик ишегалды” дип йөртелүче территориядә берәү капчыгы белән чүп калдырган. Чүп түгәргә барып җитә алмагандыр, күрәсең. Бахшай күле тирәсен дә чүплек иткән халык. Ял итәргә килүчеләрнең ни ашаганнары, нәрсә эчүләре, гомумән, ничек ял итүләре турында алардан калган чүп-чар өеме сөйли. Ашагач, эчкәч, чүбеңне, пакетка тутырып, үзең белән алып китү авыр микән?! Җәяү килмиләр бит! Бахшайдан кайту юлы (Мөслим – Олы Чакмак юлы турында әйтүем) элек-электән “чүпкә бата” иде. “Хәзер, полигон эшләмәгәч, юл буе чиста” дисәләр дә, шешәләр күп. Үтеп барышлый шешәләрен машинадан гына ташлыйлар, күрәсең. Безнең халыкның менталитеты бу. Үз территориясен чистарта, матурлый, чүбен читкә чыгара. Иң мөһиме – аннан ераграк булсын! Тик чүп-чар бит җирлектән ерак китми, димәк, ул бүлеп чыгарган сасы исне чүп түгүче үзе дә сулый. Ә юл буендагы чүп-чарны җыю күпвакыт мәктәп укучыларына йөкләнә. Тәрбиялерәк булыйк инде, җәмәгать!

Римма Афзалова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: