Мөслим-информ

Тәрбия гаиләдән башлана

Энемнең улы үсеп килә. Теле ачыла башлаган вакыт. Әнисе белән әбисе баладан сүзләр кабатлата: – Мячик, улым. Кара! Смотри: мячик. Кни-га. Сабырлык җитмәде. – Нигә русча сөйлисез ул балага? – дим. – Өйрәнсен. Ул бит бакчага йөри, – ди әби кеше. – Бакчада русчаны болай да өйрәнә ул. Улың бит шәһәрдә үсеп тә саф татарча сөйләшә. Рус телен дә белә!

Сүз шунда өзелде. Җавап тапмадымы туганым, тынып калдык. 
Баланы русча сөйләшергә өйрәтәбез дигән булып, ата-ана вата-җимерә русча сөйләшә. Хәлләреннән килсә, инглизчә сөйләшерләр иде, тик белмиләр. Туган телеңнән, татарлыгыңнан оялумы бу?! Нигә? Татарларны элек-электән мәгърифәтле, булдыклы халык дип белгәннәр. Телебезне дә матур диләр. (“Диләр” сүзен куллануымны телнең матурлыгына шикләнә дип уйламагыз. Башка милләт вәкилләренең фикерен җиткерергә теләвем. Безнең татар бит читләр фикерен өстен күрә!) Шунысы бар: туган телеңне камил белмәгән килеш чит телләрне бар нечкәлеге белән аңлап, камил белеп булмый! 
Туган телеңдә сөйләшү турында сүз чыкса, кайберәүләр хөкүмәтне сүгәргә тотына. Татар теле дәресләрен киметтеләр, янәсе. “Атнага 1-2 тапкыр гына кергән татар теле дәресендә бала ничек татарча өйрәнсен?!” – диючеләр дә бар. Татар теле туган телебез, ләбаса! Туган тел белән тел ачыла, җаныкайларым! Сабый беренче сүзләрен туган телендә әйтә. Әти-әни, әби-бабай шушы телдә сөйләшә. Телне саклау өчен шушы телдә аралашырга кирәк. 
Ерак барасы юк, саф татар авылларында да балалар бүген русча сөйләшеп үсә. Кайберләре татарча бөтенләй аңламый. Татар егетләре, татар кызлары югыйсә. (Туган телендә бер сүз белмәгән кешене алай дип атарга яраса.) Кайберәүләрдән хәтта: “Хәзер тудыру бүлегендә татар телен оныттыра торган дару бирәләр икән” дигәнне ишетергә туры килә. Баласының туган телен белмәвен ничек кенә акламый кеше?! Тик даруны сайлап кына бирәләрдер, күрәсең. Аллага шөкер, балаларыбыз арасында матур итеп туган телебездә сөйләшүчеләр дә аз түгел. 
Казанда яшәүче гаилә дустыбызны тукталышта очраттым. Улларын туңдырма ашарга кафега алып бара. “Ай буе татар телендә генә сөйләштеләр бит, апасы. Безнең бабай русча аңламый. Рус сүзләре кыстырсаң, югалып кала”, – ди әнисе. Саф татар телендә сөйләшүче оныкларны бабалары сыйларга булган икән. 
“Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон (якташыбыз Ләбиб Леронның кызы) да инстаграм битендә шул хакта язып чыкты. 
– Рус телен балага махсус өйрәтмәсәң дә, бик тиз отып ала. Яраткан мультиклары русча, урамда балалар рус телендә аралаша… Ә менә балаң туган телен белсен дисәң, тырышмыйча мөмкин түгел. Моның өчен нишлибез? Беренчедән, өйдә татарча сөйләшәбез. Балам, башкаларга карап, “мама” дисә, я ишетмәмешкә салышам, я “мин мама түгел, мин – әни” дим. Икенчедән, русча сөйләшеп маташкан балага кушылып рус теленә күчәргә кирәкми. Күп очракта әби-бабайларның, телләрен вата-җимерә, оныклары белән, “сынучик” дип, русча аралашканнарын күзәткән бар. Соң алар да русчага күчкәч, ничек татарча белсен инде ул бала?! Өченчедән, мөмкинлек булса, баланы татар бакчасына бирергә, ә киләчәктә татар мәктәбен сайларга кирәк. 
Кемдер “татарча укыган бала югары уку йортына керә алмас” дип борчыла, – дип дәвам итә Айсылу. – Юкка хафаланалар! Бер мәгънәсез сәбәп кенә бу! Менә мин татар гимназиясендә белем алдым, үзем белән укыганнарның һәммәсе дә югары белем алды. Хәзер күбесе бик дәрәҗәле урыннарда эшли. Туган телен белгән кеше беркайчан да югалмас. Аннары, игътибар итсәгез, туган телләрен яхшы белгән татар балалары рус телен дә камил дәрәҗәдә белә! 
Әйтер сүзем шул: тәрбия гаиләдән башлана, җәмәгать. Гаеплене читтән эзләгәнче, үзегез ялгышларыгызны төзәтергә ашыгыгыз. Олыгайган көнегездә “папа”, “мама” буласы килмәс бит, “әти”, “әни” дигәнне ишетү татлырак булыр. 
Хасилә Фатыйхова.

Фото – Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: