Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тракторчы Зәйнәп

Әтием Салихов Фатыйх Мөхәммәтсалих улы әнисе үлеп, 5 яшендә ятим кала. Әтисе Олы Чакмак авылының Миңнеҗинан исемле уңган кызын 2 ятим балага әни итеп алып кайта. 1929 елда уртак балалары - Зәйнәп туа. Әти-әни канаты астында ике генә ел яшәп кала ул. Әнисе 3 бала белән тол кала. Ягарга утыны,...

Кыз кечкенәдән үк әнисенә булыша, колхоз эшенә йөри. Авылда 6 класс бетргәч, укуны дәвам итү мөмкинлеге булмай сәбәпле, колхоз эшенә йөри башлый. Ябык гәүдәле, кечкенә генә кыз балага атлар карауны йөклиләр. Асларын чистарту, ашату, җигү һәм башка эшләрне башкара. Атларны бик ярата, алар белән сөйләшеп йөри. "Арык, авыру, авыр эштән арыган атларны муеннарыннан кочаклап елый идем", дип искә төшерә Зөйтүнә апа. 16 яшькә кадәр колхозда төрле эшләрдә йөри. Тырышлыгын, үҗәтлеген күреп, Мөслимгә, тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Яшь кенә кыз тимер аты белән Олы Чакмак, Рус.Шуган басуларын иңли. Тракторчы кызның эшеннән канәгать булган җитәкчелек аны Чаллыга, ДТ тракторы курсларына укырга җибәрә. Зәйтүнәгә 17 яшь булганда тормыш аны тагын сыный - әнисе Миңнеҗинан якты дөнья белән хушлаша. Сабыр, шул ук вакытта корыч холыклы кыз сынмый, сыгылмый. Мөслимдә, МТСта эшләү елларында колхоздан-колхозга йөреп сөрү, чәчү, тырмалау, уру, иртә таңнан караңгыга кадәр эшләү, трактор ватылса ремонтлау - барысын да үз җилкәсендә уздыра. "Акча күргән булмады, аякта чабата, өстә начар кием. 18 яшемдә беренче тапкыр аягыма итек кидем.", дип сөйли Зәйнәп апа.

1955 елда Катмыш егете Әнвәр Корбангалиевка кияүгә чыга. Авырлы килеш тә тракторын ташламый. Бәбәйләп 10 көн үтү белән эшкә чакырып алалар. Иртән китеп, төнлә генә кайта. Баланы кайнанасы карый. Авылда кем бала имезә, шуңа алып барып имезеп кайта. Бала озак яшәми, ачлыктан үлә. Икенче баланы алып кайткач әнисе тракторга утыртмый. Әти-әниле гаиләгә килен булып төшү, үз гомерендә бер тапкыр да "әти" дип әйтмәгән кызга "әти"дип эндәшү, ата-ана кайгыртуын тоеп яшәү зур бәхет була.

Еллар үтә, бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. Балалары, Әлфинур, Әнәс, Әбүзәр, Ләйсән, Зөлфия, барысы да бүгенге көндә исән-сау, гаиләле. Кызганыч, ире Әнвәр абый бүгенге көндә вафат. Гади көтүчедән, бригадирга кадәр күтәрелгән кеше. Озак еллар заготконторада склад мөдире булып эшли. Ул чын ир-ат, гаиләгә терәк-таяныч була , бергәләп 47 ел яшиләр.

Тыл һәм хезмәт ветераны, бик күп медальләр һәм рәхмәт хатлары иясе Корбангалиева Зәйнәп Салих кызы бүген дә хәрәкәттә, кече кызы Зөлфия, кияве Илшат тәрбиясендә оныклар карашып яши.

2014 елда Зәйнәп апаның 85 яшьлек юбилее булды.2 улы, 2 килене, 3 кызы, 3 кияве, 12 оныгы, 2 оныкчыгы табын артында, ә табын түрендә зур хәрефләр белән язардай Ак әби - Зәйнәп апа. Шәхси үрнәктә тәрбияләнгән балалары, яратып, үз гаиләләренә кабул иткән кияү-киленнәре, назлап-сөеп үстерешкән оныклары, дөньяга ныклы авазларын салган оныкчыклары әни-әбиләрен яратып, аның белән чын күңелдән горурланып изге теләкләрен җиткерделәр.

Тракторчы Зәйнәп, Зәйнәп апа, Ак әби бүгенге көндә чыннан да бәхетле. Дәһшәтле еллар кичкән, зур тормыш юлы узган, күп авырлыкларны җиңгән, сынмаган, сыгылмаган Зәйнәп апага бүгенге бәхетенең гомерле, сәламәтлеген ныклы булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев