Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Трактор белән фигуралы йөрүдә бөтен Россиядә безнең Рафиска тиңнәр булмады

Узган атнада Башкортостанда Россия сабанчыларының VI ачык чемпионаты узды. 26 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам иткән ярышларда илнең 30 төбәгеннән 45тән артык механизатор, шулай ук чит ил вәкилләре дә катнашты. Алар арасында Татарстан вәкиле, райондашыбыз "Шәмсиев Р.Г." крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рафис Шәмсиев тә бар иде.

Ярышлар ике төрдә: җир сөрү һәм тракторлар белән фигуралы йөрү буенча узды. Кырык катнашучы арасыннан 10 кеше финалга үтте. Җиңүчеләр ике төрдә - Россия кубогы һәм Россия чемпионаты төрләрендә билгеләнде. Россия кубогы бәйгесендә бары тик чит ил вәкилләре, ә Россия чемпионаты бәйгесендә бары тик Россия төбәкләреннән килгән катнашучылар билгеләнде.

Жюри составында Дания, Эстония, Голландия илләре вәкилләре хөкемдарлык итте. Чарада Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары, Бөтендөнья, Европа сабанчылар берлеге вәкилләре дә бар иде.

Якташыбыз трактор белән фигуралы йөрү бәйгесендә финал ярышларында катнашу хокукы ала һәм бишенче урынга лаек була. Аңа Россия сабанчыларының VI ачык чемпионатының дипломы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев