Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Югары суды 1,5 айлык кызын рәхимсез рәвештә үтергән ир-атка карата хөкем карары чыгарды

Ул гаебен тулысынча таныган (Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Югары судында кече яшьтәге кызын рәхимсез рәвештә үтергән 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Ул РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше "в" һәм "д" пунктларында каралган җинаять ("Кече яшьтәге баланы рәхимсез рәвештә үтерү")...

Ул гаебен тулысынча таныган


(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Югары судында кече яшьтәге кызын рәхимсез рәвештә үтергән 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Ул РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше "в" һәм "д" пунктларында каралган җинаять ("Кече яшьтәге баланы рәхимсез рәвештә үтерү") кылуда гаепле дип табылды.

Суд тарафыннан шул ачыклана: быел 20 майда Казанның Гвардия урамындагы фатирларның берсендә исерек хәлдәге яшь ир һәм аның белән бергә яшәүче хатын-кыз арасында низаг чыга. Бу вакытта әни кешенең кулында аларның 1,5 айлык кызлары була. Низаг барышында ир 3 тапкыр йодрыгы, 1 тапкыр артсыз урындык белән кызның башына суга. Шуннан соң ул баланы хатын-кыз кулыннан тартып ала һәм сабыйны аякларыннан тотып, баш өлеше белән өстәлгә бөтен көченнән китереп бәрә.

Хатын-кыз кансыз адәмнең бу гамәлләрен туктату нияте белән баланы аның кулыннан тартып ала. Әмма егет кызны кабат тартып алып, аякларын һәм башын тоткан килеш баланы өскә күтәрә һәм бар көченә идәнгә китереп бәрә. Нәтиҗәдә, 1,5 айлык кына булган кыз күп санлы имгәнүләрдән хастаханәдә 2 көннән соң һәлак була.

Егет гаебен тулысынча таныган. Суд аны 18 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте.

Шуны билгеләп үтик: 9 ноябрьдә суд залында дәүләт гаепләүчесе җинаятьчене аерым режимлы колониягә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасы куллануны тәкъдим иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев