Мөслим-информ

ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Здоровье просто» проектының беренче кунагы булачак

Бүген Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы буенча «Здоровье просто» онлайн-проекты старт ала. Бу хакта оештыручылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак, анда җанлы дискуссияләр форматында татарстанлылар аны сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле белән фикер алыша алачаклар. Әлеге проектка танылган блогерларны, медиа-персоналны, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар", - диелә хәбәрдә.
Проектының беренче эфиры бүген 18: 00 сәгатьтә булачак, аның темасы — «өстенлектә күкрәк сөте ашату». Программада ТР Премьер — министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Медицина фәннәре кандидаты Анна Бабинцева катнашачак.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/26-11-2020/vitse-premier-rt-leyla-fazleeva-stanet-pervym-gostem-proekta-zdorovie-prosto-5788405

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: