Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты Р.Миңнеханов татарстанлыларга узган сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 2016 нчы елның 18 сентябрендә үткән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. "Сайлау участокларына килгән һәм республиканы яклап тавыш биргән барлык татарстанлыларга рәхмәт. "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре ул - гамәлдәге...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 2016 нчы елның 18 сентябрендә үткән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде.

"Сайлау участокларына килгән һәм республиканы яклап тавыш биргән барлык татарстанлыларга рәхмәт. "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре ул - гамәлдәге партиягә һәм социаль-икътисадый үсешнең тотрыклы курсына, иҗтимагый стабильлекне, этникара һәм конфессияара тынычлык һәм бердәмлекне саклау курсына ышаныч белдерү. Без Дәүләт Думасына "Татарстан командасын" - тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын вәкил итеп җибәрәбез", диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Президенты формалаштырылган депутат корпусы татарстанлылар ихтыяҗларын федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле күрсәтер дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев