Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

"Гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торган һәр медицина хезмәткәренә баш иябез һәм тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерде.

«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез һәрчак мәрхәмәтлек, һәм кешелеклелек дәрәҗәсе белән аерылып торды. Шул ук вакытта өмет һәм оптимизм бүләк итүчеләр сез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул танылган якташыбыз Владимир Бехтеревның: «әгәр авыруга табиб белән сөйләшкәннән соң җиңелрәк булмаса, бу табиб түгел», - дигән сүзләрен мисал итеп китерде.

ТР Президенты сүзләренә караганда, кешеләр турында кайгырту, сәламәтлек — иң югары кыйммәт буларак — хакимият органнары эшендә өзелмәс приоритет. Республика сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча эзлекле чаралар күрә. Милли проектлар һәм максатчан программалар кысаларында яңа югары технологияле үзәкләр төзелде, хастаханәләр һәм поликлиникаларның җиһазланышы сизелерлек яңартылды. Шул ук вакытта матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәмне үстерү белән бергә без эзлекле рәвештә медицинаның һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау, медицина кадрларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү буенча көчләрне арттырабыз.

Соңгы вакытта медицина үсеше иҗтимагый куркынычсызлык факторына әверелә бара. Нәкъ менә сез коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлекне куркыныч астына куеп, төп бәрелешне үз өстенә алдыгыз һәм Кеше гомерен саклап, Фидакарь хезмәт итүегезне дәвам итәсез. Сез илебез сәламәтлек саклавының иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итәсез, татарстанлыларның хөрмәтеннән лаеклы файдаланасыз, дип ассызыклады республика җитәкчесе.

"Гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торган һәр медицина хезмәткәренә баш иябез һәм тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/21-06-2020/minnihanov-nizkiy-poklon-medrabotnikam-stoyaschim-na-strazhe-zdorovya-nashih-grazhdan-5750892

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев