Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Мәдәният министрлыгы: сәнгать мәктәпләрен ремонтлауны финанслау 250 млн. сумга кадәр арткан

Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Агымдагы елда Татарстанга сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджеттан 250,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр күбрәк. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
"Элек республикага сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга 150 млн сум бүлеп бирелгән иде. РФ Президенты Юлламасы кысаларында безгә сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджет 250,5 млн сум бирә — бу 2020 ел лимитлары», - дип хәбәр итте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Спикер Республикада «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Чараларны гамәлгә ашыру инде нәтиҗәләр бирә: республикада федераль бюджет катнашында мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү үткәрелә һәм, нәтиҗәдә, кешеләрнең мәдәният өлкәсендәге чараларга кызыксынуы арта. Әйтик, узган ел республика мәдәният учреждениеләренә 28 миллионнан артык кеше килгән.
«Узган ел акча җәлеп итү 489 млн. сум тәшкил итте. 2020 елга 618,9 млн. сум планлаштырылган, шул ук вакытта республика бюджетыннан финанслау — 367 млн.сум», — диде Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев