Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Конституциясенең төп нигезләре турында лекция укылды

Быел ТР Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулды. ТР Конституциясенең төп нигезләре турында халыкка аңлату, искәртү максатында бу көннәрдә республикабыз районнарында лекцияләр укыла. Мөслимдә республикабызның төп законнары турында ТР Конституцион суды судьясы Эльмира Мостафина сөйләде.

Конституция - җәмгыять һәм дәүләт төзелешенең төп принципларын ачыклый, дәүләт хакимияте субъекты һәм аны гамәлгә ашыру механизмын билгели торган, дәүләт тарафыннан сакланучы гражданнар җәмгыяте, кеше һәм гражданин хокуклары ныгытыла торган бердәм, махсус юридик үзенчәлекләргә ия булган хокукый акт. Конституциянең тәэсире, йогынтысы башка хокукый актларга караганда киңрәк. Ул җәмгыятьнең барлык өлкәләренә: сәяси, икътисадый, социаль, рухи һ.б. өлкәләргә кагыла һәм җәмгыятьтәге төп, фундаменталь нигезләрне җайга сала.

"90 нчы еллар башындагы сәяси вакыйгалар һәм Татарстан Республикасының статусын үзгәртү республиканың яңа Төп Законын эшләүгә тарихи зарурлыкны билгеләде, - диде ТР Конституцион суды судьясы Эльмира Мостафина. - Республика Югары Советы 1992 нче елның 6 ноябрендә Татарстанның яңа Конституциясен кабул итте. Анда күпмилләтле демократик дәүләт төзүнең заманча идеяләре һәм принциплары чагылыш тапты."

Конституция кабул ителгән көннән алып бүгенгә кадәр Конституциягә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында 16 закон кабул ителгән. "Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1992 елгы Конституция илебездә демократик дәүләтчелек институтлары барлыкка килмәгән чорда, тулы канлы сәяси партияләр булмаганда, иҗтимагый үсеш идеологиясе, республика статусының билгесезлеге һәм Россия федерализм системасында аның урыны билгеләнмәгән шартларда кабул ителде, - ди Эльмира Мостафина. - Шуңа күрә кайбер җитешсезлекләр булу әлеге документ өчен котылгысыз иде. Республика Конституциясенең җитешсезлекләре турында әйткәндә бер факторны истә тотарга кирәк, ул Россия Федерациясе Конституциясеннән иртәрәк кабул ителде." Шуңа бәйле анда федераль конституциянең күп кенә нигезләмәләре исәпкә алынмаган һәм шул сәбәпле Конституциягә төзәтмәләр кертелгән.

Татарстан Республикасы Конституциясе преамбуладан һәм 7 кисәктән тора. Алар кеше һәм гражданинның хокуклары, бурычлары; дәүләт хакимияте оештыру; җирле үзидарә; республиканың дәүләт символлары һәм башкаласы; ТР Конституциясен кабул итү һәм аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертү тәртибе турында.

"Дөньяда бөтен илләрне һәм халыкларны канәгатьләндерә торган идеаль конституция моделе юк. Һәр дәүләт үз традицияләреннән, реаль сәяси һәм икътисадый вәзгыятьтән чыгып эш итә, - ди ТР Конституцион суды судьясы. - Конституциянең эчтәлеге хәзерге рәвешендә республика халкының төрле катламнары мәнфәгатьләрен чагылдыра. Татарстан Республикасы Конституциясе республикада законнар һәм барлык хокукый система үсеше өчен, федераль органнар тарафыннан кайбер искәрмәләр булуга карамастан, кирәкле һәм җитәрлек нигез булып тора. Гамәлдәге Конституцияне сакларга һәм аның хокукый векторын үстерергә кирәк."

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев