Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Конституциясе көне уңаеннан Тегермәнлектә яшәүче Гөлфия Мөхәммәтгәрәева фикере

- Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов "Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, аны гамәлгә ашыру дәүләт органнарының эше генә түгел, ә бөтен татарстанлының, киң җәмәгатьчелекнең эше һәм бурычы да", - диде. Бик дөрес сүзләр дә бит...

Әмма без үзебезнең законнарыбызны, Конституциябезне бик аз беләбез һәм сай йөзәбез! Юкса, соңгы вакытларда, татар теле мәсьәләсендә дөнья шаулатмаган булыр идек! Гомер буе татар теле, әдәбияты укыткан, тел, милләт өчен, аның киләчәге өчен җан аткан кеше буларак, әлеге матавыклар,мәгънәсез һәм нигезсез бәхәсләр миңа бик авыр тәэсир итте! Ә бит ТР Конституциясендә акка кара белән(I бүлек, 8 нче маддә) болай дип язылган:

Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез хокукка ия.

Икенче маддәдә исә дәүләтнең идарә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә дәүләт телләре тигез хокукта кулланыла, диелгән.

Төп законыбызның әлеге маддәләре һәрбер учреждениенең түренә зур хәрефләр белән язылып куелырга тиеш! Мәктәпләрдә башлангыч класслардан алып, класс яки тәрбия сәгатьләрендә ТР Конституциясен этаплап өйрәнүне кертергә кирәк. Укытучылар "Безгә хәзер шул гына җитми инде", дияргә дә мөмкин. Бәлки бу эш алып та барыла торгандыр, ләкин ул системага салынмаган. Ата-аналарның да бу турыда исләренә төшергәләп тору кирәктер! Бурычларыбызны һәм хокукларыбызны белмичә, аңламыйча яшәүнең азагы аянычлы булырга да мөмкин. Манкортлар (миен корт ашаган) булмыйк инде. Шагыйрь Рифат Сәлахов язганча "факультатив татарлар" булмыйк!

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев