Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү йөрешен исәпкә алып исәпләнәчәк

Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы сүз баланың бакчага йөрүенә карамастан, ата-аналар түләгән акча турында бара, дип ачыклык кертте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве структурасын яңадан карарга карар кылды. Балалар бакчасында балалар булмаган вакытта абонент түләве 3-4 тапкыр кимиячәк, моннан тыш күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түләвенең гомуми күләме кимиячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белдергәнчә, социаль ярдәм чаралары ел саен Татарстан бюджетыннан өстәмә 2 млрд.сум бүлеп бирүне таләп итәчәк.
Бүгенге көндә балалар бакчасы өчен түләүнең финанс моделен булдыру эше соңгы этапта бара.
"12 майдан түләү яңа форматны исәпкә алып исәпләнсен өчен, барлык исәп — хисапларны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк", - дип белдерде Алексей Песошин.
ТР Премьер-министры республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә ата-аналар түләвен исәпләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев