Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР халыклары яшьләр ассамблеясы: Конституциягә төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк

Аның сүзләренә караганда, илнең Конституциясен яңарту шулай ук төбәк дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров шулай дип саный.

"Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтүгә, анда яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлый. Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак. Шуңа күрә барысына да килергә һәм бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк", - дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренә караганда, илнең Конституциясен яңарту шулай ук төбәк дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.

"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Хәзерге вакытта бу бик мөһим. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак", - дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/15-06-2020/molodezhnaya-assambleya-narodov-rt-popravki-k-konstitutsii-izmenyat-zhizn-k-luchshemu-5746372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев